Кырлары да сагына аны
Чаллының бердәнбер электр белән эретеп ябыштыручы белгече Зәки Гыйльмановны Ватан сугышына алгач, ул танкларны төзәтү частендә хезмәт итә. «Танклар табибы» дип йөртәләр аны. Бигрәк тә Курск дугасында эш тыгызга туры килә. Биредә танклар сугышында сафтан чыккан танкларны тиз арада төзәтеп сафка бастыру бурычын фидакарьләрчә эшләп, хәл итәргә туры килә. 1946...
- Коллектив бердәм иде. Без моторларны тоткарлыксыз, сыйфатлы итеп ремонтладык. Тик җитәкчелектә алдашу һәм акча үзләштерү җинаяте ачылгач, мине Казанга чакырып, остаханә директоры итеп билгеләделәр, - дип сөйләгәне һәм шул уңайдан бер кызыклы хәлне искә төшергәне хәтердә Зәки аганың. Ул болай була. Обкомның авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире янына әңгәмәгә кергәч, түрә кеше Зәки Гыйльмановның өр-яңа зәңгәрсу төстәге кителенә текәлеп сүз ката.
- Нишләп әле син немец кителеннән килдең?
- Кителем трофей тукымадан тегелгән.
- Син нәрсә, дошман тукымасын безнекеннән өстен күрәсеңме? Сине бу вазыйфага раслап булмый.
- Мин фронтовик, - дип әйтеп карасам да, түрә килешмичә, Зәки аганы яңа урынга расламыйча кайтарып җибәрә. Шулай итеп, китель аркасында, директор вазыйфасын башкаручы булып кала. Бер ел эшләгәннән соң гына Зәки Гыйльмановны директор итеп раслыйлар.
Остаханә сугыштан соң бик авыр хәлдә, электр юк. Станокларны трансмиссия ярдәмендә 22 ат көчле нефть двигателе белән әйләндереп эшләтәләр. Күтәрү механизмнары булмый. Бөтен җирдә кул көче. Трактор моторларын төзәтү өчен колхозлардан тракторчылар җәлеп итә. Директор булып эшләвенең беренче көненнән үк Зәки Гыйльман улы остаханәне электрлаштыру эшенә керешә. Күп мәшәкатьләр белән Кизнер янындагы хәрби частьтән гамәлдән чыгарылган С-65 тракторы детальләрен кайтартып, двигателен җыеп кабызып җибәрүе, электрогенераторга тоташтырып, ниһаять, остаханәгә электр энергиясе бирүе шатлыклы вакыйгага әйләнә. Күп механизмнар, станоклар хәрәкәткә килә, эшләү җиңеләя. Белемен арттыру максатында, Зәки Гыйльманов Чистай авыл хуҗалыгы техникумында укый һәм аны тәмамлап, Чаллы МТСы директоры итеп билгеләнә. Бу чорда тракторлар һәм башка төр авыл хуҗалыгы машиналары колхоз-совхозлар карамагына күчә. Аларны ремонтлау белән башта ремонт-техник станцияләр, аннары «Сельхозтехника» берләшмәләре шөгыльләнә. Чаллы МТСы республикада эре предприятиеләрдән санала. Аңа машина-трактор остаханәсе дә кушыла. Шушы елларда МТСка баш инженер булып, югары белемле яшь инженер Евгений Владимирович Щебланов килә. Директор Зәки Гыйльманов белән Е. Щеблановның яшь арасы 13 ел булса да, бер-берсе белән киңәшеп, 20 елга якын бергә тату эшлиләр. Яшь инженер белән тәвәккәлләп остаханәне яңартып коралар, цехларны пар белән җылытуга көйлиләр, тракторларны яңа бинада ремонтлый башлыйлар. Чаллыда Түбән Кама ГЭСы һәм КамАЗ төзелеше киң җәелү сәбәпле, әзерлекле кадрларны тоту авырлаша, чөнки төзелештә эш хакы югары була. Көн тәртибенә фатирлар төзү мәсьәләсе килеп туа. 1969 елны ГЭС дирекциясе белән берлектә 80 фатирлы йорт төзелә. Аның 40 фатиры «Сельхозтехника» берләшмәсенә бирелергә тиеш була. Әмма төзелешкә килүчеләргә торак урыны җитмәгәнлектән, ул фатирларга дәгъва кылучылар күп була. Шәһәр партия комитеты беренче секретаре Рәис Беляев ярдәме белән механизаторлар үзебез төзегән йортны үзләрендә саклап калалар. Моннан тыш та берничә йорт төзелә һәм коллектив таралмыйча сакланып кала. «Сельхозтехника» бүлеге базасы Түбән Кама сусаклагычы зонасына эләккәч, аны яңа урынга күчереп салу да зур көч сорый. Зәки Гыйльман улы үзенә тапшырылган вазыйфага зур җаваплылык белән карады. Югары дәүләт бүләкләренә лаек булды. «Ватан сугышы» һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнде. «РСФСРның атказанган механизаторы» һәм Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины исемнәрен горур йөртте. Арабыздан дистә еллар элек китсә дә, районыбыз тарихында якты эз калдырды. Бу турыда ул үзенең «Тормышым минем» дигән истәлекләр китабында да тулы бәян итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев