14 апрель 2016 яңалыклары
-
Бакча белән кыштан соң очрашу һәрвакытта да дулкынландыра. Чөнки кыш – үсемлекләр өчен җитди сынау.
Яз башында бакчага килгәч, агач ботакларын тикшерегез. Кисем ясап карагач, ботак ачык яшел төстә икән, ул аның сәламәт булуы турында сөйли. Ачык көрән төстәге кисемнәр ботакның уртача дәрәҗәдә өшүе турында хәбәр итә. Мондый агач терелә алачак. Әгәр дә киселгән җирдә ботак куе көрән төстә икән, димәк, ул өшегән. Ботакларның кайбер...
-
Белгеч белән очрашу үтте
Район Пенсия фонды идарәсе шәһәргә күчкәннән соң, авылдагы пенсионерлар югалып калгандай булдылар. «Юлда йөрүе бер кыен булса, шәһәргә баргач, идарәсен табып булмый. Инде сораштырып, бинасын табып керсәң, халык күп була», - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Һәм менә Чаллы шәһәре һәм район Пенсия фонды идарәсе авыл пенсионерлары белән эшләүнең...
-
Кырлары да сагына аны
Чаллының бердәнбер электр белән эретеп ябыштыручы белгече Зәки Гыйльмановны Ватан сугышына алгач, ул танкларны төзәтү частендә хезмәт итә. «Танклар табибы» дип йөртәләр аны. Бигрәк тә Курск дугасында эш тыгызга туры килә. Биредә танклар сугышында сафтан чыккан танкларны тиз арада төзәтеп сафка бастыру бурычын фидакарьләрчә эшләп, хәл итәргә туры килә. 1946...
-
Бөтендөнья яшьләр форумына заявкалар кабул ителә
«Клязьма - мәгънә территориясе» дип исемләнгән форум 27 июньнән башлап, 28 августка кадәр Владимир өлкәсендә оештырыла. Анда 18 яшьтән алып 30га кадәр булган һәркем катнаша ала. Форум төркемнәргә бүленгән тренинглар, актуаль темаларга оештырылган әңгәмәләр, бөтенроссия күләмендә танылу алган белгечләрнең мастер-класслары форматында үткәреләчәк. Беренче дүрт сменага заявкалар 1 майга, ә калган...
-
Бөтенроссия марафонында катнашырга була
15 май көнне Казан шәһәрендә «Казан марафоны-2016. Үз көчеңә ышан!» дип аталган бөтенроссия ярышлары уздырыла. Марафонның максаты - Татарстан Республикасында җиңел атлетика ярышларын үстерү, популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен алып баруны алга сөрү, балаларда, яшүсмерләрдә һәм яшьләрдә физик культура белән шөгыльләнүнең файдалы якларын күрсәтү. фото чыганагы : vk-list.ru