Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кукмарада яшелчәчелек белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр арта

Моның өчен 197 гектар җир бүлеп бирелгән. Игенчелек һәм терлекчелек продукциясе бәяләренең тотрыклы булмавы барыбызгы да билгеле. Бәлки авылларда җитештерүнең башка формаларына күчү бәлки отышлырак булыр? Уңай тәҗрибәне ерактан эзлисе түгел, югарыда телгә алынган Зур Сәрдек халкының яшелчә үстерү осталыгы тирә-юньгә таралган бит. Бу турыда район башлыгы Сергей Димитриев та:...

Моның өчен 197 гектар җир бүлеп бирелгән.

Игенчелек һәм терлекчелек продукциясе бәяләренең тотрыклы булмавы барыбызгы да билгеле. Бәлки авылларда җитештерүнең башка формаларына күчү бәлки отышлырак булыр? Уңай тәҗрибәне ерактан эзлисе түгел, югарыда телгә алынган Зур Сәрдек халкының яшелчә үстерү осталыгы тирә-юньгә таралган бит. Бу турыда район башлыгы Сергей Димитриев та:

- Яшелчә, җиләк-җимеш үстерү өчен аны сату, урнаштыру ягы көйләнгән булырга тиеш, - дип белдерде. - Шуны күздә тотып, районда бакча уңышын җыю, эшкәртү, саклау белән шөгыльләнәчәк ике кооператив - "Кукмара Логистик" һәм "Кукмара РайПО" җәмгыятьләре төзелде. Важашур авыл җирлеге территориясендә яшелчәләр үстерү өчен 197 гектар җир бүлеп бирелде, анда эшләү өчен бөтен шартлар булдырылган, теләге булган кеше шунда килеп, төрле яшелчәләр үстерә алачак. Быел ук инде 80 гектарын эшкәртү күздә тотыла. Кооперативлар үз эшчәнлекләрен җайга салгач, җыеп алынган уңышны сату ягыннан бернинди проблема булмаячак. Бәрәңгегә һәм яшелчәләргә һәрвакыт ихтыяҗ бар, бәяләре дә тотрыклы, шуңа да яшелчәчелек белән шөгыльләнү табышлы дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев