Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кемероводагы янгында һәлак булучылар саны 56га җитте

Һәлак булучыларның күпчелегенең шәхесен ачыклау өчен ДНК экспертизасы таләп ителә. Кемерово шәһәрендәге «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә чыккан янгында һәлак булучылар саны 56га җитте. «Кемероводагы сәүдә үзәгендә чыккан янгын турындагы җинаять эшен тикшерү барышында 56 кешенең һәлак булуы расланган», - дигән Петренко. Аның сүзләренчә, янгында зыян күргән 44 кеше медицина учреждениеләренә...

Һәлак булучыларның күпчелегенең шәхесен ачыклау өчен ДНК экспертизасы таләп ителә.

Кемерово шәһәрендәге «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә чыккан янгында һәлак булучылар саны 56га җитте.

«Кемероводагы сәүдә үзәгендә чыккан янгын турындагы җинаять эшен тикшерү барышында 56 кешенең һәлак булуы расланган», - дигән Петренко.

Аның сүзләренчә, янгында зыян күргән 44 кеше медицина учреждениеләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, аларның унысы стационарда дәвалануын дәвам итә.

Һәлак булучыларның күпчелегенең шәхесен ачыклау өчен ДНК экспертизасы таләп ителә. «Бик нык зыян күрү сәбәпле, аларны традицион алымнар белән тану кыен булачак», - дип хәбәр итә «Интерфакс», оператив штабтагы чыганакка сылтама белән.

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев