Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кемероводагы янгын корбаннары гаиләләренә берәр миллион сум бирәчәкләр

25 мартта "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәге янгында 64 кеше һәлак булган. Кемероводагы янгын корбаннары гаиләләренә берәр миллион сум бирәчәкләр, дип хәбәр итә ТАСС. Төбәк губернаторы Аман Тулеев сәүдә үзәгендә чыккан янгында һәлак булучыларның туганнары акчалата ярдәм алачак, дип белдергән. Шулай ук Кемерово өлкәсе башлыгы туганнары һәлак булган гаиләләргә махсус психологик...

25 мартта "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәге янгында 64 кеше һәлак булган.

Кемероводагы янгын корбаннары гаиләләренә берәр миллион сум бирәчәкләр, дип хәбәр итә ТАСС.

Төбәк губернаторы Аман Тулеев сәүдә үзәгендә чыккан янгында һәлак булучыларның туганнары акчалата ярдәм алачак, дип белдергән.

Шулай ук Кемерово өлкәсе башлыгы туганнары һәлак булган гаиләләргә махсус психологик ярдәм күрсәтү белгечләре, социаль хезмәткәрләр һәм табиблар киләчәк, дигән.

"Татар-информ" Кемерово өлкәсендә "Зимняя вишня" сәүдә комплексындагы фаҗига турында хәбәр иткән иде. Янгын нәтиҗәсендә кимендә 64 кеше һәлак булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев