Күңелләрдә яшәр җырлары...
Татар мәдәнияте зур югалту кичерә. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган композитор Ринат Шәриф улы Гобәйдуллинның йөрәге кинәт тибүдән туктады. Татар музыка дөньясында аның үз тавышы, үз урыны бар иде. Моңсарның безгә мирас булып, халык яратып җырлый торган 140тан артык җыры калды. 10нан артык спектакльгә музыка язды ул. Ринат Гобәйдуллинның «Бир...
Татар мәдәнияте зур югалту кичерә. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган композитор Ринат Шәриф улы Гобәйдуллинның йөрәге кинәт тибүдән туктады. Татар музыка дөньясында аның үз тавышы, үз урыны бар иде. Моңсарның безгә мирас булып, халык яратып җырлый торган 140тан артык җыры калды. 10нан артык спектакльгә музыка язды ул. Ринат Гобәйдуллинның «Бир кулыңны, гүзәлем», «Күңелеңә авыр алма», «Күчмә кошлар», «Каз өмәсе», «Чаллы сиреньнәре» һәм башка бик күп көйләрен халык яратып кабул итте, алар популяр җырчыларның репертуарларында да лаеклы урын алып торалар.
Ринат Шәрип улы 1951 елның 20 маенда Ютазы районы Иске Урыссу авылында туган, шунда урта мәктәп тәмамлаганнан соң ул Лениногорскиның музыка-педагогия училищесына укырга керә. Диплом алгач аны, юллама белән, Питрәч районына музыка һәм җыр укытучысы итеп җибәрәләр. 1976 елда, инде беренче көйләрен яза башлаган яшь композитор төзелеш кайнаган Чаллыга килеп, җиң сызганып эшкә керешә. КамАЗга төрле яклардан килгән талантлы яшьләрне туплап, ул республикада беренче «Сердәш» җыр ансамблен оештыра. Анда осталыкларын чарлаган яшьләр хәзер зур сәхнәләрдә чыгыш ясыйлар.
Ринат Гобәйдуллин авыл баласы. Шуңадыр авылны яратты ул. Килгән елларында ук Тукай районы мәдәният йортының агитбригадасы белән урак өстендә кыр станнарыннан кайтып кермәде, җырлары белән игенчеләрне рухландырды, авылларга концертлар белән еш килде. Көйләр язу өстендә дә актив эшләде, яшь талантларны эзләп табып, аларны сәхнәләргә күтәрде. 1980 елда читтән торып укып, Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын тәмамлады. Соңгы 20 елда Ринат Шәрипович «Энергетик» мәдәният сарае директоры урынбасары булып эшләде, җәмәгать башлангычында Кама буе төбәге һәм Чаллы шәһәре татар композиторлары берлеген җитәкләде. Һәм берөзлексез көйләр иҗат итте. 2009 елда ул «Мәдәнияттәге уңышлары өчен» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Тумыштан бирелгән талантын ул ахыргача музыкага хезмәт итүгә багышлады һәм үзеннән соң халкы күңелендә матур хатирәләр, бай иҗади мирас калдырып китте. Җырчы, композитор Ринат Гобәйдуллинның якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр.
В. Г. Хаҗиев, Ф. Г. Гыйниятуллина, Г. М. Рзаева, А. А. Җаббарова, Г. Г. Хәйруллин, И. М. Әхмәтгәрәева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев