11 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Пенсионерларга 5 мең сум акча 13 гыйнвардан башлап 28енә кадәр түләнәчәк
Исегезгә төшерәбез, 2017 елның гыйнвар аенда барлык пенсионерларга 5000 сум күләмендә акча биреләчәк. Бу түләү Пенсия фондындагы документлар нигезендә башкарыла, шуңа күрә бирегә мөрәҗәгать итү һәм гариза бирү кирәкми.
-
Күңелләрдә яшәр җырлары...
Татар мәдәнияте зур югалту кичерә. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган композитор Ринат Шәриф улы Гобәйдуллинның йөрәге кинәт тибүдән туктады. Татар музыка дөньясында аның үз тавышы, үз урыны бар иде. Моңсарның безгә мирас булып, халык яратып җырлый торган 140тан артык җыры калды. 10нан артык спектакльгә музыка язды ул. Ринат Гобәйдуллинның «Бир...
-
Район җитәкчелеге халык белән очраша башлый
16 гыйнвардан, киләсе дүшәмбедән, районда авыл җыеннары башлана. Аларның беренчеләре, һәр елдагыча, Борды һәм Мусабай Завод авыл җирлекләрендә уздырылачак. Очрашуларда халык үзләрен борчыган сорауларны район җитәкчелегенә җиткерә ала. Җыеннар башланганчы бер сәгать алдан тукайлылар район бүлекләре һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар белгечләренә үз сорауларын бирә алалар. Кабул итүгә район үзәк больницасы,...
-
Чираттан тыш сессия үтте
29 декабрь көнне хакимияттә район Советының чираттан тыш утырышы үтте. Анда 46 депутатның 40ы катнашты. Утырышта бер сорау - «Тукай муниципаль районының 2016 ел бюджетында үзгәрешләр турында»гы мәсьәлә каралды.