Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казан прокурорының элеккеге урынбасары Гомәр Нәфиев ришвәт алуда гаепле дип табылды

Казанда Вахитов районы суды бүген ришвәтчелек эше буенча Казан прокурорының элеккеге урынбасары Гомәр Нәфиевка һәм Мәскәүдән килгән өч арадашчыга карата хөкем карарын игълан итте.

Суд карары нигезендә, Гомәр Нәфиев гаепле дип табылып, аңа 7 ел каты режимлы төзәтү колониясендә җәза билгеләнде. Шулай ук 5 миллион сум штраф салынды. Ул юстиция киңәшчесе чиныннан һәм Татарстанның атказанган юристы исеменнән мәхрүм ителде.

Эштә катнашкан Мәскәүдән килгән фигурантлар да төрле срокларга хөкем ителде. Кучинскийга — 9 ел колония һәм 61 миллион сум штраф, Коклягинга — 9 ел һәм 61 миллион сум штраф, Бойковка — 10 ел колония һәм 6 миллион сум штраф билгеләнде.

Элегрәк дәүләт гаепләүчесе алар өчен тагын да кырысрак җәза сораган иде: Нәфиевка — 13 ел, ә арадашчыларга 15–17 елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм зур штрафлар тәкъдим ителгән булган.

Тикшерү версиясе буенча, 2019 ел ахырында Кучинский банкротлыкка чыккан «НАСКО» иминият компаниясе бенефициары Александр Кондратенковка ярдәм итү схемасын тәкъдим итә. Ул вакытта Кондратенков җинаять эше буенча эзләүдә була.

План нигезендә, арадашчылар хокук саклау органнары вәкилләренә ришвәт тапшыруны оештырып, эшне туктатуга ирешергә ниятли.

Соңрак алар Казан шәһәренең прокурор урынбасары Гомәр Нәфиев белән элемтәгә кереп, аңа да акча тәкъдим итәләр. Нәфиев бу тәкъдим белән ризалаша, әмма җинаять эшен туктата алмый һәм нәтиҗәдә үзе дә башка фигурантлар белән бергә суд каршына баса.

Тикшерү ачыклаганча, Кондратенковтан алынган 132 миллион сумның бары 3 миллионы гына Нәфиевка барып җиткән. Калган акчалар Мәскәүдән килгән арадашчылар арасында бүленгән.

Фото: © Дмитрий Шатров / «Татар-информ»

Чыганак/ Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев