Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда йөзгә якын кеше тиз арада намаз укырга өйрәнү дәресләренә килде

«Бер көндә белем алу мәктәбе»ндә дәресләр түләүсез һәм атнага бер тапкыр якшәмбе көннәрендә Казанның Гәлиев мәчетендә уза. Казанда йөзгә якын кеше тиз арада намаз укырга өйрәнү һәм ислам нигезләре белән танышу дәресләренә килде. Кичә, 25 мартта, Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә яңа белем бирү проекты старт алды, дип хәбәр...

«Бер көндә белем алу мәктәбе»ндә дәресләр түләүсез һәм атнага бер тапкыр якшәмбе көннәрендә Казанның Гәлиев мәчетендә уза.

Казанда йөзгә якын кеше тиз арада намаз укырга өйрәнү һәм ислам нигезләре белән танышу дәресләренә килде. Кичә, 25 мартта, Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә яңа белем бирү проекты старт алды, дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

«Бер көндә белем алу мәктәбе» курсларында дини белем алырга йөзгә якын хатын-кыз һәм ир-егет килгән. Әлеге курслар укучыларга тиз арада намаз укырга өйрәнү һәм ислам нигезләре белән танышу мөмкинлеген тудыра.

Биш дәрестән торган курслар атнага бер мәртәбә оештырыла.

Диния нәзарәте хәбәрендә әйтелгәнчә, курсның программасы түбәндәге дәресләрдән гыйбарәт :

1 дәрес. «Кереш өлеше»: нәрсә ул ислам, аның нигезләре, шәригать кануннары, тәһарәт һәм госельне ничек башкарырыга, мөселманнарның тышкы кыяфәтенә карата таләпләр.

2 дәрес. «Намаз дәресләре»: намазның фазыйләтләре, дога кылу һәм намаз уку тәртибе.

3 дәрес. «Гакыйдә дәресләре»: гакыйдә, ислам гакыйдәсенең әһәмияте.

4 дәрес. «Сира дәресләре»: Мөхәммәд пәйгамбәребез, аның тормышы һәм эшчәнлеге.

5 дәрес. «Ураза дәресләре»: ураза тоту тәртипләре, уразаның әһәмияте һәм кагыйдәләре, зәкәт, хаҗ кылу, хәрам һәм хәләл.

«Бер көндә белем алу мәктәбе»ндә дәресләр түләүсез һәм атнага бер тапкыр якшәмбе көннәрендә Казанның Гәлиев мәчетендә уза.

Ислам нигезләрен өйрәнергә килүчеләрне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең тәҗрибәле хәзрәтләре, абыстайлары һәм яшьләр хәрәкәте волонтерлары укыта. Дәресләр ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев