Калмиядә оештырылган балык тоту бәйгесендә хатын-кызлар беренчелекне алды
Калмия авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл буасында балык тоту ярышы уздырды. Билгеле бер вакыт аралыгында кемнең күпме балык тотуын билгеләдек без бу бәйгедә. Олысы-кечесе, кармакларын әзерләп, буага балык тотарга килде.
Әлеге кызыклы тамашаны карарга кармаксызлар да күп җыелды. Әйтергә кирәк, балык тоту ярышы бик киеренке барды. Һәр кешенең дә җиңеп чыгасы, буадан балыкны беренче булып тартып чыгарасы килде. Бөтен ярышларның да җиңүчеләре булган кебек, безнең уеннарда да көчлеләр билгеләнде. Беренчелекне Алия Зәйнуллина алды, II урында Рәмзия Харрасова калды. III урынга чын балыкчылар кебек барлык шартларын китереп киенгән, тулы әзерлек белән килгән, селәүләрен дә иң күп тапкан, җанатарлары - Галимә апа Галимҗанова белән Галия апа Сафинаны да иярткән Райнур Шәехов чыкты. Галия апа исә барлык катнашучыларга тәмле конфетлар өләште. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырдык. Бөтен кеше дә оештырылган чарадан бик канәгать калды, алга таба да мондый уеннарны ешрак үткәрүебезне сорады.
Ләйсирә Сәхибҗанова,
Калмия авылының мәдәният йорты директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев