11 август 2016 яңалыклары
-
Калмиядә оештырылган балык тоту бәйгесендә хатын-кызлар беренчелекне алды
Калмия авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл буасында балык тоту ярышы уздырды. Билгеле бер вакыт аралыгында кемнең күпме балык тотуын билгеләдек без бу бәйгедә. Олысы-кечесе, кармакларын әзерләп, буага балык тотарга килде.
-
Бәйрәмгә рәхим итегез
10 август 17 сәгатьтә ГЭС бистәсенең Кыңгыраулы күпере янында Шәһәр көненә багышланган зур бәйрәм оештырыла. Белешмәләр өчен телефон: 70-16-50. 6+
-
Футбол ярышлары үтә
13 август көнне Биклән авылында футбол уеннары буенча район чемпионаты үткәрелә. Анда ир-атлар командалары катнаша. Ярышлар 9.00 башлана.
-
Хезмәтен хөрмәтләп
Тукай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары, юстиция майоры Раушан Касыймуллинга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның рәхмәте белдерелде.