Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Җиңү шулай яуланды

Иске Дөреш мәдәният йортында Бөек Ватан сугышы ветераны, үзешчән фронтовик шагыйрь Усманов Хәниф абыйга багышланган “Җиңү шулай яуланды” дип исемләнгән кичә үтте. Кичәгә тормыш иптәше Усманова Мөнирә апа ( 94 яшь), сеңлесе Изилә апа, кызлары Роза апа һәм Фәридә апаларны кунак итеп чакырдык. Авылыбызның хөрмәтле кешеләре , бүгенгесе көндә лаеклы ялдагы тарих укытучысы Валиуллина Нурия апа һәм укытучы, озак еллар җирлек башлыгы булып эшләгән Валиуллин Гыйздулла абыйлар да кичәгә чакырулы иде. Бик күп еллар Иске Дөреш мәктәбендә авылыбыз тарих музеен җитәкләгән Нурия апа Бөек Ватан сугышы ветераннары Хәниф абый, Садыйк абый, Сергей абыйлардан сугыш турындагы истәлекләрен язуларын сорый һәм альбом итеп ясата.

Сугыш тәмамлануны санаучы еллар саны арткан саен, арабызда әлеге Бөек
Җиңүне якынайткан сугыш ветераннары, тыл ветераннары саны кими бара. Хәниф абый
язып калдырган истәлекләрне укып чыккач, авылдашларга да шушы вакыйгаларны
ишеттерәсем килде. Хәниф абый 1923 елда Иске Дөреш авылында туа. Үзе язып
калдырган хатирәләрдән өзекләрне сезгә дә тәкъдим итәм.
“...1939 елны Иске Дөреш 7 еллык мәктәбен тәмамлагач, шул ук елның көзендә
Зөя (Свияжск) авылхуҗалыгы техникумына укырга кердем. Техникумының 2 нче
курсында укыган вакытта (1940 ел) түләп укырга дигән карар чыкты, стипендия бик аз
иде. Ул вакытта өйдән дә ярдәм көтәрлек булмады. Бик күпләр техникумны ташлап
кайтып китәргә мәҗбүр булды, ә калган аз гына укучыларны башка техникумга озаттылар.
Шулай итеп укудан мәхрүм булып мин дә туган авылга кайттым. Ләкин бу бик озакка
бармады. 1941 елның февраль аенда Воткинск хәрби заводка байтак кешене эшкә
җибәрергә дип колхозга район тарафыннан хәбәр килеп төшә. Мине дә 1941 елның 16
февраль көнне Воткинск шәһәренә эшкә җибәрәләр.
Ләкин 4 ай эшләгәч тә, 1941 елның 22 июнь көнне, бик иртә торып эшкә барырга
әзерләнеп торганда, кинәт радиодан котычкыч хәбәр тапшырдылар... Менә миңа да көтеп
торган көн килеп җитте. 1942 елның 22 мартында ашлык суккан җиргә повестка китереп
тапшыралар. Миңа кадәре үк әнкәй үзенең өч энесен фронтка озаткан иде...
...Шулай итеп 1942 елның 23 мартыннан дәһшәтле солдат сукмаклары буйлап атлап
киттем. Команда җыелып беткәнче ун көнләп Әгерҗе тимер юл станциясендә булдык.
Барыбыз да 18-19 яшьлек үсмерләр, бер-беребез белән танышып дуслашып та өлгердек.
Барыбызда үзебезнең Татарстаннан идек. Аннан вагоннарга төялдек тә, Көнчыгышка таба
юл тоттык. Без барып урнашкан урын Красноярск крайның кечкенә генә Боготол дигән
шәһәр яны иде. Ай ярым хәрби сугышка бару өчен хәрби хәзерлек үткәч, 1 май көнне
безне, мең ярымлап солдатны, стройга тезделәр дә, хәрби ант кабул иттереп, 2 нче май
көнне сугышка алып киттеләр. Барган вакытта Омск, Свертловск һәм башка шундый зур
шәһәрләрдә туктатып ашханәләргә алып кереп, яңа баштан хәрби киемнәр бирделәр,
кораллар һәм сугыш припаслары белән тәэмин иттеләр.
Мине беренче көннән үк минометка наводчик (төзәүче) итеп билгеләделәр һәм
комсомол җыелышында ротаның комсоргы итеп сайладылар. Мине наводчик итеп
билгеләү белән кече серҗант званиесе бирделәр. Без барып кергән полк бик талчыккан
иде. Сугышчылар да бик аз, алар безне бик шатланып каршы алдылар...
Маршал Конев: “Татарстаннан килгән татар сугышчылары үлемне дә уйламыйча,
арысландай сугышырга сәләтлеләр,” –дип әйтеп безгә рәхмәт белдерде. Күп кенә
сугышчыларга орденнар һәм медальләр тапшырдылар. Миңа да полк командиры
“Батырлык өчен” медале тапшырды. Миңа бу медальне тапшырганда, минем миномет
расчетының моңа кадәр булган сугыш вакыйгалары да искә алынды. Литваның Шәүләй
шәһәрен азат итүдәге батырлыклар өчен 1944 елның августында мин III-дәрәҗә Дан

ордены белән бүләкләндем. Шулай итеп 1944 елның сентябрь аенда бик авырлык белән
сугышчан дусларым белән аерылдым. 1944 елның сентябрь аеннан 1946 елның ноябрь
аена кадәр Харьковта хәрби училище да укыдым. 1947 елның март аена кадәр
Украинадагы Артешевск дигән шәһәрдә 48 нче танк полкында командир полка булып
хезмәт иттем. 1947 елның март аенда демобилизация булып туган авылым Иске Дөрешкә
кайттым.
Бу альбомда берничә вакыйганы яздым, әгәр сугышта башымнан узганнарны,
күргәннәрне барысын да язсам, айлар буе язарга кирәк булыр иде...”
...Әйе, хәтер татлы җиңү тәмен дә, канкойгыч сугышның җаннарны тетрәндергеч
фаҗигасен дә мәңге җуймаячак. Авыл халкы Хәниф абыйның бик оста чыгыш ясаучы һәм
докладлар язучы икәнен белә, аның озак еллар ветераннар советы җитәкчесе булып
эшләгән вакытларын искә алып сөйләделәр һәм һәр елны җиңү көнендә үзенең эчтәлекле
доклады белән чыгыш ясавы, матур итеп җырлавы, мәктәпкә укучылар белән
очрашуларга теләп баруы турында да искә алдылар. Кичә, әлбәттә, җырлар һәм Хәниф
абый үзе иҗат иткән шигырьләр белән үрелеп барды. Гыйздулла абый Тормыш иптәше
Мөнирә апа да истәлекләрен сөйләде. ”Без күргәннәрне, без кичергәннәрне, балалар, сезгә
кичерергә язмасын. Илләр тыныч, дөньялар имин булсын!”– дип үзенең теләкләрен
белдерде.
Еллар узып, дөньяга яңа буын килә, әмма беребезнең дә бу дәһшәтле елларны
онытырга хакыбыз юк! Бөек Җиңүгә өлешләре кергән, сугыш михнәтләрен үз
җилкәләрендә татыган ветераннарга хөрмәтебез зур, аларга әйтеләсе сүзләр бетмәгән,
бетмәс тә.

Иске Дөреш китапханә мөдире Гилманова Гөлфая

/автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев