Эх, бер урап гомер юлларын...
Тирә ягын әйләндереп алган урман эчендә, Керәч тауга сыенып, табигатьнең иркә урынында, чиксез галәмнең күзенә туры карап, көнчыгыштан көнбатышка таба сузылып ята безнең Иштирәгебез... Үзенчәлекле тарихы, тырыш һәм булдыклы кешеләре, талантлы язучылары белән тирә якка данлыклы ул безнең авыл.
Күптән түгел авыл китапханәсендә авылыбызда туып үскән, сигез
китап авторы, яраткан шагыйребез Хөсәен Җәгъфәргә багышланган искә алу
кичәсе узды. Быел күпкырлы шагыйребезгә 70 яшь тулган булыр иде. Аны
якын итеп Түбән Кама шәһәренең "Кама таңнары" әдәби берләшмәсенең
язучылары: җитәкчеләре Рәсимә Нәбиуллина, Рушания Габбасова, Әлфия
Сибгатуллина, Никифор Тукмачев, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең
халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәйзетдинова Әнфисә, Х.Җәгъфәрнең
туганнары һәм авылдашлары җыелды. Очрашуны без аның кабере янында
дога кылудан башладык,туган нигезе янында аңа кагылышлы вакыйгаларны
искә алдык һәм авылның искиткеч матурлыгын кунакларга күрсәтеп, авыл
китапханәсенә юл тоттык. Кунаклардан: “Мондый табигатъ кочагында үскән
кеше шагыйрь булмый кем булсын,”- дигән фикерләр яңгырады. Чыннан да
нәтиҗә ясасаң, авылыбыздан күренекле кешеләр күп чыккан. Шуларның
менә берсе-Хөсәен абый Җәгъфәр.
Хөсәен Җәгъфәр 1952 елның 15 мартында Тукай районы Иштирәк
авылында игезәк сыңары (игезәге – Хәсән) булып дөньяга килә. Аның ерак
бабасы бу авылга Кыргызыстан якларыннан күчеп килгән була. Хөсәен
Җәгъфәр башта үз авылында сигезьеллыкны, аннары күршедәге Бигеш урта
мәктәбен тәмамлый, мәктәптә укыганда ук каләм тибрәтә башлый.
Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлап ерак Кытай чигендә
урнашкан Даурия станциясендә хәрби бурычын үти.
Хөсәен абый – гомеренең утыз елдан артыгын авыл хуҗалыгына
багышлаган кеше: Түбән Кама районы хуҗалыкларында баш ветеринария
табибы, бүлекчә управляющие, элекке 2 нче ТЭЦның ярдәмче хуҗалыгы
җитәкчесе (20 елга якын), кече бизнес предприятиеләренең берсендә
тәэминат бүлеген җитәкчесе.... Озак еллар буена төрле тармакларда эшләү
дәверендә Хөсәен Җәгъфәр үзен оста оештыручы һәм тынгысыз җитәкче
итеп таныта. Эшендә генә түгел, гаиләсендә дә игътибарлы, сабыр тормыш
иптәше, яхшы әти иде. Эше күп энергия, көч таләп итсә дә, язудан да туктап
тормый. Шигырьләрендә әйткәннәрнең ихлас икәнлеген хезмәте белән дә,
җыр-моңнары белән дә аклап яшәүне, ул үзенең иң зур бурычларыннан берсе
итеп саный.
Очрашуда һәр кунакның уй-фикерләре әйтелде, шигырьләр тыңланды.
Кичә бик матур мөгалләмәдә үтте. Каләмдәш дусларын онытмаган
язучыларга, Татарстанны иңләп шушындый матур кичәләр оештыручы
җанатар кешеләргә бу гамәлләре өчен зур рәхмәт әйтәсе килә.
Хөсәен абый - шагыйрь йөрәкле кеше иде, ул мәңгегә иҗатташ
дуслары, авылдашлары күңелендә калыр, чөнки ул авылыбызның тауларын,
чишмәләрен җырга кертеп, авылыбыз табигатен мактап китапларга керткән
киң күңелле шагыйребез иде...
Алия Закирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев