22 июнь 2022 яңалыклары
-
«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео
Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!
-
«Электрон хезмәт кенәгәсе» жиңү яулады
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, Халыкара социаль тәэмин итү оешмасы (МАСО) Россия Пенсия фондын «Электрон хезмәт кенәгәсе» проекты өчен Мактау грамотасы белән бүләкләде. Бүләкләү тантанасы май башында социаль өлкәдә алдынгы тәҗрибәләр халыкара конкурсы кысаларында узды.
-
Бала табарга стимуллаштыру
Өстәмә түләүләр ярдәмендә туучылар санын арттыруны 30 яшькә кадәр булган хатын-кызлар арасында гына түгел, ә бу яшьтән өлкәнрәк аналар арасында да стимуллаштырырга кирәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Мурманск өлкәсе губернаторы Андрей Чибис белән очрашуда белдерде. Чибис дәүләт башлыгына төбәктә «аналарны » өчен 30 яшькә кадәрге әниләргә «алар борчылмасынга» түләүләр кертелүе турында сөйләде.
-
Ташламалы ипотека дәвам итәчәк
Беренчел кертем торак бәясенең 15 процентын тәшкил итә. Россия Президенты Владимир Путин 1 сентябрьгә кадәр Хөкүмәткә ташламалы ипотеканы 2023 елның ахырына кадәр баласы туган күп балалы гаиләләр өчен җәелдерергә кушты. Бу хакта Кремль сайтында чыккан боерыкта хәбәр ителә. «2023 елның 31 декабренә кадәр туган балалары булган гаиләләргә ташламалы ставкалар белән ипотека торак кредиты (займ) алу хокукын бирә торган карарлар кабул итүне тәэмин итәргә», – диелә документта.
-
Гаризалар онлайн кабул ителә
Вузларга Дәүләт хезмәтләре порталы аша гаризалар кабул итү сервисы эшли башлаган. Абитуриентларны документларын кабул итү комиссияләренә китереп тапшыру, чиратларда тору мәшәкатеннән коткара бу. Портал аша гаризаны дәүләт уку йортларына, шулай ук кайбер хосусый вузларга тапшырырга мөмкин. Әлеге хезмәттән файдалану өчен, тиешле форманы тутырырга кирәк.
-
Мәгариф учрежденияләрендә ремонт эшләре бара
Шушы көннәрдә Тукай районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Әлфәт Сабиров чираттагы тикшерү белән әлеге объектларда булды. Җитәкче ремонт эшләре белән танышты.
-
Балаларың күп булса
Россия Президенты Владимир Путин күп балалы әтиләргә пенсияне вакытыннан иртәрәк билгеләү мөмкинлеген карарга, моның турында 1 октябрьгә кадәр хәбәр итәргә кушты, диелгән Кремль сайтында.
-
Эх, бер урап гомер юлларын...
Тирә ягын әйләндереп алган урман эчендә, Керәч тауга сыенып, табигатьнең иркә урынында, чиксез галәмнең күзенә туры карап, көнчыгыштан көнбатышка таба сузылып ята безнең Иштирәгебез... Үзенчәлекле тарихы, тырыш һәм булдыклы кешеләре, талантлы язучылары белән тирә якка данлыклы ул безнең авыл.