Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда төзелеш мәйданчыгында түшәм плитәсе җимерелеп, ике кеше имгәнгән

Гадәттән тыш хәл кичә Яңа шәһәрнең 17 нче комплексында булган. Чаллыда төзелеш мәйданчыгында түшәм плитәсе җимерелеп, ике кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Гадәттән тыш хәл турындагы хәбәр 112 бердәм номерына көндезге өчләр тирәсендә килгән. Бу хәлне үз күзләре...

Гадәттән тыш хәл кичә Яңа шәһәрнең 17 нче комплексында булган.

Чаллыда төзелеш мәйданчыгында түшәм плитәсе җимерелеп, ике кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Гадәттән тыш хәл турындагы хәбәр 112 бердәм номерына көндезге өчләр тирәсендә килгән.

Бу хәлне үз күзләре белән күрүчеләр хәбәр иткәнчә, Яңа шәһәрнең 17 нче комплексында «Күргәзмәләр үзәге» төзелеш мәйданчыгында бер катлы бинаның түшәм плитәләре өлешчә җимерелеп төшкән.

Нәтиҗәдә, 32 яшьлек Үзбәкстан гражданины һәм 58 яшьлек Төркия кешесе төрле тән җәрәхәтләре алган. Ир-атлар хастаханәгә барудан баш тарткан.

Урында 55 нче янгын-коткару часте башлыгы урынбасары җитәкчелегендә Чаллы шәһәренең эзләү-коткару төркеме эшли. Плитә кабат җимерелеп төшәр дигән куркыныч юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев