Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел Татарстанда наркоманнар җыела торган алты урын ачыкланган

Былтыр 2 ай эчендә - бер, быел алты наркопритон юк ителгән. Быел 2 ай эчендә Татарстанда 6 наркопритон ачыкланган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Россия акциясенең беренче этабына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча идарә башлыгы урынбасары Кирилл Жданов хәбәр итте. "Быел...

Былтыр 2 ай эчендә - бер, быел алты наркопритон юк ителгән.

Быел 2 ай эчендә Татарстанда 6 наркопритон ачыкланган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Россия акциясенең беренче этабына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча идарә башлыгы урынбасары Кирилл Жданов хәбәр итте.

"Быел 2 ай эчендә, узган ел белән чагыштырганда, наркопритоннар алты мәртәбә күбрәк. Быел 6 притон ачыкланды, былтыр 1 притонга тап булган идек. Моңа хокук саклау органнарының да яхшырак эшләвенә, халыкның да күбрәк хәбәр итүе хисабына ирешелде. 6 притон республика буенча чагыштырмача зур сан түгел", - дип белдерде Жданов.

Реклама

Наркотиклар тарату, куллану, притон оештыру белән бәйле барлык фактлар турында, 8 (843) 291-20-02 телефоны буенча, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефонына шалтыратып сөйләргә була.

Кирилл Жданов хокук саклау органнарына килеп ирешкән һәр мөрәҗәгать тикшерелүен әйтте. Аның әйтүенчә, ялганлап, нахакка гаепләүчеләр дә булгалый. "Халык мөрәҗәгатьләренең 20-25 проценты хакыйкатькә туры килми", - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев