Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүгенге көн геройлары

Күр, нинди заманнарда яшибез. Минем буын кешеләре хәбәрләрне стенага беркетелгән түгәрәк тәлинкә рәвешендәге радиодан тыңлыйлар иде. Бик күп гомер дә үтмәде сыман, тормыш шулкадәр алга китте, без, авылда яшәүчеләр, хәзер авылдашлар белән телефонда Whatsapp төркемендә аралашабыз: рекламалар бирәбез, авыл халкын борчыган кайбер мәсьәләләр буенча фикер уртаклашабыз, бәхәсләшәбез, уй-планнарыбызны белдерәбез.

Бер көнне, һәр иртәдәгечә, төркемне ачтым. Кызыксынам, кем нәрсә сата, авылда нинди яңалыклар бар. Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Лилия Яковлева еш кына рәсми хәбәрләр, белдерүләр урнаштыра. Ветеран педагог Назима Хәсәншинаның язмасы игътибарымны җәлеп итте. Авылыбыз амбулаториясендә (авыл халкы аны элеккечә «булнис» дип йөри) эшләүче шәфкать ияләренә рәхмәтен җиткергән. «Безнең гаиләгә зәхмәтле вирус икенче тапкыр килде. Бик авыр чир, тәнеңне генә түгел, җаныңны суыра, күңелне кыра ул. Ике очракта да яшәүгә өмет калмаган чаклар булды. Күзкәй больницасының шәфкать туташларына, терапевт Рәфкать Юмаевка мең рәхмәт. Алар күпкырлы һөнәри осталыкларын кулланып, сабыр гына, курыкмыйча дәваладылар. Моңа кадәр таныш булмаган бу авыруга каршы дәвалау алымнарын ышанычлы куллануларын күреп тору терелүгә өмет уятты. Ә бу исә чирне җиңүдә зур роль уйный. Мең рәхмәт авылыбызның шәфкать ияләренә», – диелгән хәбәрдә.
Авылыбыз кешеләре күңелендә мондый рәхмәт хисләре ташып түгелергә торган икән. Бу авыруга дучар булучыларның күп булуын ишетеп торабыз. Ул зәхмәттән арынучылар рәхмәт-сөенеч тулы хәбәрләрен яза башладылар. «Мин дә бик авыр яттым. Үлем белән бил алыштым, дияргә була. Гомере буе авылыбыз шифаханәсендә эшләгән күршем Әминә Заһидуллинага мөрәҗәгать иттем. Тәҗрибәле медик, үз тормышын куркыныч астына куеп, бүгенге көндә шифаханәдә кулланыла торган даруларны файдаланып, мине аякка бастырды. Аңа ниләр теләсәм дә аз булыр», – дип язган Наилә Хәсәншина.
Авыл җирендә бер нәрсәне дә яшереп булмый. Җәй буе белеп-ишетеп тордык: шушы тыйнак, гомерләрен халыкка хезмәткә багышлаган авыл медиклары бертуктаусыз ковидлы авыруларны дәваладылар. Бу эшнең хәзер дә туктаганы юк. Аның рәтле-башлы саклану чаралары да юк бит, әлеге дә баягы шул бер битлек инде. Медиклар арасында вирусны эләктерүчеләре дә булды. Шулай да куркып калмадылар, дәваланып, кабат куркыныч вируска каршы көрәшкә алындылар. Күрше авыллардагы фельдшерлар Калмиядан Флүзә Хәкимова, Малтабардан Лүзия Заһирова, Иске Байлардан Гөлгенә Гайнетдинова, Яңа Байлардан Гөлнара Нурмөхәммәтова, чиратлашып, Күзкәй амбулаториясенә килеп авырулар кабул иттеләр. Үзебезнең шәфкать туташлары Рәмилә Газизова, Флүрә Габдрахманова, Әминә Заһидуллина, Люция Шәйхаттарова, Ләйсән Акмалова һәм башкалар бергә, бер йодрык булып тупланып, көн артыннан көн таҗлы зәхмәткә каршы көрәшәләр. Һич курыкмыйча әйтәм – алар барысы да бүгенге көн геройлары.
Төркемгә язмалар килә тора, буа киткән диярсең. Чөнки ул каһәрле авырудан котылу яңадан туу белән бер. Шуңа күрә аларның куркыныч авырудан дәвалаган, зур кайгыртучанлык күрсәткән шәфкать ияләренә ихлас рәхмәтләрен җиткерергә тырышулары аңлашыла. «Былтыр октябрь аенда ук коронавирус китереп бәрде. Бик авыр чирләдем. Ул бит әле терелдең дә бетте дигән сүз түгел. Организм тәмам хәлсезләнеп кала. Мин ел буена тәҗрибәле терапевт Рифкать Нәҗипович киңәшләре, шәфкать туташларының дәвалау чараларын җиренә җиткереп башкарулары нәтиҗәсендә генә ныклап аякка бастым. Шөкер, тулы канлы тормыш белән яшим, шәһәргә барып эшләп йөрим. Фидакарь медикларыбызга нинди рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр?» – дип язган Гөлнур Шәйхуллина. 
Менә тагын бер хәбәр: «Авылда нәкъ көзге эшләр килеп терәлгәч бөтен гаиләбезгә таҗлы вирус зәхмәте кагылды. Бик авыр, күңел кырылган, өмет сүрелгән чаклар булды. Үлүчеләр, авыр югалтулар турында ишетеп торабыз бит. Үзебезнең больницаның тәҗрибәле медсестралары, атнасына бер килеп, дөрес диагноз куеп, дәвалау чаралары билгеләп китүче врач Рифкать Юмаев кебек тәҗрибәле медикларыбыз тырышлыгы аркасында гына бу авырудан котылдык. Бигрәк тә Гөлгенә Гайнетдинова, Рәмилә Газизова, Люция Шәйхаттарова, Флүрә Габдрахманова, Әминә Заһидуллина, Ләйсән Акмаловага зур рәхмәт. Аларның батырлыклары, тылсымлы куллары, якты йөзләре һәм җылы сүзләре дә терелергә көч бирде. Без әле хәзер дә алар аларның киңәшләрен тотып, күзәтүләре астында яшибез», – дигән Гөлсәрия Кәбирова. 
«Сайтта рәхмәт сүзләре, изге теләкләр белдерергә тырышулар юкка түгел. Бик күп авылдашларыбызны дәваладылар безнең кызлар, тәҗрибәләре ныклы булгангадыр, чир таралганда куркып, каушап калмадылар, җиң сызганып, авыручыларны коткарырга алындылар. Башка вакытта да, нинди авыру кагылса да, үзебезнең Күзкәй авылы гына түгел, күрше-тирә авыллардан да чир кагылган кешеләр күз төбәп авыл больницасына киләләр», – дип язган Гөлфинә Галиева.
Гөлфия Әхмәтҗанова бу авыру чирканчыгын авылда беренчеләрдән булып алды. Дәваланырга, аннары тернәкләнеп китү өчен үзебезнең больницага байтак йөрде. Минем күз алдында амбулаториядә дистәләгән кеше шушы чирдән дәваланды, аякка басты. Гомумән, нинди чир кагылмасын, бер дә шәһәргә барасы килми, күз төбәп бирегә киләбез. Кызларыбыз мөмкин булганның барысын да файдаланып, дәваларга тырышалар. «Медикларга, больницаны чиста, матур итеп тотучы техник хезмәткәрләргә – барысына да зур рәхмәт», – дип язган ул.
Иске Байлардан Фәнзилә Хамматова да үзенең ихлас рәхмәтен җиткерергә ашыккан: «Үз башына төшмәгән кеше бу нәгъләт авыруның чын йөзен белми. Андыйларны Аллаһы сакласын. Сине тәмам җимереп ата ул, хәлеңне ала, рухыңны сындыра, күңелне сүндерә. Белдекле медиклар, гаиләңдәге якыннарыңның кайгыртуы гына сине чынбарлыкка кайтара. Авылыбыз фельдшеры Гөлгенә Гайнетдиновага мең рәхмәт. Беренчедән, бай тәҗрибәсе, авыруларга ихлас карашы күңелдә ышаныч уята. Икенчедән, бик кешелекле ул, һөнәрен бик белеп сайлаган. Көн саен өебезгә килеп дәвалау чаралары үткәрде, киңәшләрен биреп торды. Ул, гомумән, көн дими, төн дими авыруга ярдәмгә ашыга». Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Яковлева Күзкәй амбулаториясе коллективына, терапевт Рифкать Юмаевка пандемия вакытында бу мәкерле авыруга каршы көрәштә күрсәткән чын батырлыклары өчен бөтен авыл халкы исеменнән рәхмәт белдергән.
Ковид вирусының гайрәте сүрелмәде әле, киресенчә, кешеләргә яңа көч белән ташлангандай тоела, авыру башлану билгеләре дә үзгә. Үзебезне саклыйк, авылдашлар. 
Заһидә Нәбиуллина.
Күзкәй авылы.
/ Лилия Яковлева фотосы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев