Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкортстан татарлары милли ризыклар пешерергә өйрәтә

Әлеге чара "Бәлешфест" фестивале кысаларында үтәчәк. Башкортстан татарлары милли ризыклар пешерергә өйрәтә. Бу хакта Бөтенденья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. "Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте", Башкортстан халыклары ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты һәм республика районнары "Бәлешфест" Милли ашханә фестивале үткәрәчәк. Фестиваль 19 майда Халыклар дуслыгы йортының филиалында - Бүздәк районының...

Әлеге чара "Бәлешфест" фестивале кысаларында үтәчәк.

Башкортстан татарлары милли ризыклар пешерергә өйрәтә. Бу хакта Бөтенденья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте", Башкортстан халыклары ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты һәм республика районнары "Бәлешфест" Милли ашханә фестивале үткәрәчәк. Фестиваль 19 майда Халыклар дуслыгы йортының филиалында - Бүздәк районының "Татар тарихи-мәдәни үзәге"ндә үтәчәк.

Чараның максаты - Башкортстанда милли ашханәне үстерү һәм тергезү, милли ризык әзерләү традицияләрен, татар һәм башкорт халыкларының милли азыгы - бәлешне табынга бирү осталыгын саклау һәм ныгыту пропагандалау.

Фестиваль кысаларында милли ризыкларның презентацияләре, дегустацияләре һәм һәр халык ашханәсе буенча тематик өстәлләр оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев