8 апрель 2018 яңалыклары
-
Татар-башкорт җырчылары Пензада дуслык җепләрен ныгыта
"Дуслык күпере" бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале Россиянең унике шәһәрендә үзачак. Бүген "Дуслык күпере" бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале җырчылары Пензада чыгыш ясый. Фестиваль кичә Мәскәүнең төп сәхнәсе булган Кремль сараенда башланып китте. Бүген татар-башкорт эстрадасы җырчылары Пензада чыгыш ясый. Алга таба фестиваль татарлар белән башкортлар яшәгән тугыз төбәктә: Ульяновск, Самара, Оренбург,...
-
Үткәннәрнең якты маягы
Һәрвакыт тыныч холыклы, сүзләрен һәрвакыт үлчәп сөйли белүче авылдашыбыз Гатуф Гариф улы Мадъяровны Биклән авылында белмәгән, күрмәгән, ишетмәгән кеше юктыр. Чөнки ул гомер-гомергә кеше арасында булды, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәде. Гомер аты бигрәк тиз чаба икән, Гатуф абыебыз да быел олуг гомер бәйрәмен - 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
-
Балалар гаҗәеп бәйрәм бүләк итте
Балаларның «Балкыш» фестивале гала-концерты ел саен бик матур үтә. Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда уздырылган әлеге чарадан тамашачылар быел да күңелләренә рухи азык алып, ял итеп чыктылар. Балаларның бар сәләтләрен эшкә җигеп, чын йөрәктән башкарган чыгышлары өлкәннәрдә соклану һәм горурлану хисе уятты. Быел гына түгел, ел саен шулай - сабыйларның...
-
Үзешчәннәр драма әсәрен сәхнәләштерделәр
Халыкара театр көне уңаеннан Теләнче Тамак авылының мәдәният йортында Данил Салиховның «Туй күлмәгем - соңгы бүләгем» дип исемләнгән пьесасы сәхнәләштерелде.