Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балтачта авыл хуҗалыгы машиналарына техник күзәтү башланды

Шушы көннәрдә "Сорнай", "Сосна", "Труд" хуҗалыклары имтихан тотты. Балтач районында авыл хуҗалыгы машиналарына техник күзәтү үткәрә башладылар. Аның беренчесе семинар рәвешендә "Яңа тормыш" хуҗалыгында үткән иде. Алга таба график нигезендә бу төр күзәтүне тикшерү комиссиясе башка хуҗалыкларда эш башлады. Чираттагысы шушы көннәрдә "Сорнай", "Сосна", "Труд" хуҗалыкларында үтте, дип яза район...

Шушы көннәрдә "Сорнай", "Сосна", "Труд" хуҗалыклары имтихан тотты.

Балтач районында авыл хуҗалыгы машиналарына техник күзәтү үткәрә башладылар. Аның беренчесе семинар рәвешендә "Яңа тормыш" хуҗалыгында үткән иде. Алга таба график нигезендә бу төр күзәтүне тикшерү комиссиясе башка хуҗалыкларда эш башлады. Чираттагысы шушы көннәрдә "Сорнай", "Сосна", "Труд" хуҗалыкларында үтте, дип яза район газетасы.

- Бигрәк тә "Сорнай" һәм "Труд" хуҗалыкларында башкарылган эшләр аеруча мактауга лаек. Тракторлар һәм тагылма арбалар төзек, барысы да тәртиптә, буялган, эшкә әзер. Механизаторлар һәм инженерлар белән беррәттән машина-трактор паркында хезмәт куючыларның да үз эшләрен намус белән башкарганнары күренеп тора, - дип бәяләде "Гостехнадзор" оешмасының райондагы бүлек җитәкчесе Марат Габдрахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев