Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бакчачыларга юл салачаклар

"Кама Беконы" җәмгыяте һәм "Тополя" бакчачылык ширкате арасында бәхәс килеп чыккан иде. Сәбәбе - дуңгызчылык комплексының бакчачылар йөри торган юлны ябуы. Бүген муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев урынга чыгып киңәшмә үткәрде. "Кама Беконы" җәмгыятендә 239 338 баш дуңгыз бар. Бу - республиканың дуңгызчылык буенча ит җитештерү күләменең 58 % тәшкил...

"Кама Беконы" җәмгыяте һәм "Тополя" бакчачылык ширкате арасында бәхәс килеп чыккан иде. Сәбәбе - дуңгызчылык комплексының бакчачылар йөри торган юлны ябуы.

Бүген муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев урынга чыгып киңәшмә үткәрде. "Кама Беконы" җәмгыятендә 239 338 баш дуңгыз бар. Бу - республиканың дуңгызчылык буенча ит җитештерү күләменең 58 % тәшкил итә. Юлны ябуны "Кама Беконы" африка чумасын комплекска кертмәү өчен башкарылган эш дип аңлата.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның Норлат районындагы дуңгызларда бу авыру очрагы ачыкланган иде. Барлыгы Россиядә 2007 нче елдан алып бер мең шундый очрак теркәлгән. Тукай районының ветеринария оешмасы җитәкчесе Әнсар Әбделмәнов әйтүенчә, нәтиҗәдә, бер миллард долларлык зыян килгән. Авыру барлыгы ачыкланган вакытта комплексны һәм терлекләрне тулысынча яндыралар.

Очрашуда " Бакчачыларга юл салачакбыз" , диде район башлыгы. Киңәшмәдә "Татавтадор" җәмгыяте, районның электр челтәрләре, "Чаллыгаз", ЮХИДИ, "Главтатдортранс", " РГУ БДД", Россия авыл хуҗалыгына күзәтчелек идарәсе, Тукай районының ветеринария оешмасы, район хакимиятенең җир һәм төзелеш буенча җаваплы затлары, бакчачылардан - идарә әгъзасы Дмитрий Волков катнашты. Дмитрий Волков "Бакчадан Чаллыга көн саен эшкә, балаларын бакчага, мәктәпкә илтүчеләр бар. Шуңа юл бик кирәк" , диде.

Район башлыгы юл салу өчен техник таләпләргә туры килгән маршрут әзерләргә кушты. Әлеге максатлар өчен җирне рәсмиләштерү тиешле органнарга йөкләнелде. Якын арада бакчачылар өчен вак таш түшәлгән вакытлыча юл салу планлаштырыла. "Киләсе елга республика программасы буенча монда каты өслекле юл салачакбыз" , диде Васил Хаҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев