Бакчачыларга юл салачаклар
"Кама Беконы" җәмгыяте һәм "Тополя" бакчачылык ширкате арасында бәхәс килеп чыккан иде. Сәбәбе - дуңгызчылык комплексының бакчачылар йөри торган юлны ябуы.
Бүген муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев урынга чыгып киңәшмә үткәрде. "Кама Беконы" җәмгыятендә 239 338 баш дуңгыз бар. Бу - республиканың дуңгызчылык буенча ит җитештерү күләменең 58 % тәшкил...