Бакча белән кыштан соң очрашу һәрвакытта да дулкынландыра. Чөнки кыш – үсемлекләр өчен җитди сынау.
Яз башында бакчага килгәч, агач ботакларын тикшерегез. Кисем ясап карагач, ботак ачык яшел төстә икән, ул аның сәламәт булуы турында сөйли. Ачык көрән төстәге кисемнәр ботакның уртача дәрәҗәдә өшүе турында хәбәр итә. Мондый агач терелә алачак. Әгәр дә киселгән җирдә ботак куе көрән төстә икән, димәк, ул өшегән. Ботакларның кайбер...
Агач һәм куакларга эри торган кар да зыян китерергә мөмкин. Тыгыз кар катламы ботакларны сындыра. Шуңа күрә ботакларны кардан арындырырга кирәк.
Агач кәүсәләрен тычканнардан саклау эшләре көздән үк башкарылмаган икән, кар эреп беткәч, агач кайрыларының кимерелгән булуы ачыкланырга мөмкин. Әгәр дә кәүсә әйләнә-тирәли кимерелгән булса, күперчек ясап чыбыкча ялгау гына коткара ала. Әлеге эшне агач йокыдан уянган вакытта башкарырга кирәк.
Кайвакытта кар катламыннан өстәрәк булган агач кайрылары һәм ботаклары бакча кайчысы белән киселгән кебек зарарлана. Монысы куяннар эше. Агач корымасын өчен зарарланган урыннарны капчык киндере белән уратып бәйләгез һәм мөмкинлек тугач ук бакча кайнатмасы белән эшкәртегез.
Кояш пешекләре дә агачлар өчен бик зыянлы. Агач кайрысы көндез җылынып, төнлә туңган очракта кояштан пешкән урыннар барлыкка килә. Аның үзенчәлекле билгесе - янчелгән агач кайрысында коры кызыл таплар. Агач сулары хәрәкәт итә башлагач, шул урыннар дымлана һәм кабара. Саклану чаралары көздән үк күрелмәгән икән, беренче мөмкинлек тугач ук, агач кәүсәсеннән үсеп чыккан ботак төпләрен агартыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев