Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аварияләрнең күбесендә шәһәрлеләр гаепле

Тукай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Роберт Вилданов хәбәр итүенчә, 2024 елның 6 ае эчендә район юлларында 461 юл­транспорт һәлакәте (үткән елның шушы чорында – 362) булган. Шуларның 31ендә һәлак булучылар, зыян күрүчеләр бар. Тәгаен генә әйткәндә, әлеге аварияләрдә 7 кеше үлгән, 39 кеше төрле тән җәрәхәтләре (үткән елның шушы чорындагы 29 авариядә 1 кеше һәлак булган, 51 кеше яраланган) алган.

Районның бертуктаусыз үсүе, төзелеп килүе халык саны ар туга, шуның белән бергә ав то транспортның артуына да китерде. Тукай районында ял итүче шәһәр кешеләренең дә саны үсте. Бу аеруча ял, бәйрәм көннәрендә күзәтелә. Моңа бәйле рәвештә юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саны да арта. Әйтик, үлүчеләр һәм яраланучылар булган 31 авариянең 8е генә тукайлыларга туры килә. Әлеге аварияләрдә 9 кеше зыян күрсә дә, һәлак булучылар юк. Шәһәрдә яшәүчеләр гаебе белән исә 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 4 кеше үлгән, 16сы зыян күргән. 7 авария исә башка шәһәрләрдә яшәүчеләр катнашында булган. Ул очракларда 3 кеше фани дөнья белән хушлашып, 11 кеше тән җәрәхәтләре алган.

Салмыш килеш руль артына утыручылар катнашында 2 юлтранспорт һәлакәте теркәлеп, анда 2 кеше (үткән елның шушы дәвердә 9 кеше зыян күргән шундый 6 авария булган) зыян күргән.

Әлеге аварияләрнең төп сәбәбе – машина йөртүчеләр белән билгеле бер юл шартларында әлеге дә баягы тизлек режимын бозуга, каршы як хәрәкәте полосасына чыгуга барып тоташа. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән һәлак булу очраклы юл-транспорт һәлакәтләренә анализ ясалып, аварияләр күп чыга торган юл участокларындагы колеяларны юкка чыгару, тизлекне чикләүче, башка машинаны узуны тыючы юл билгеләрен, барьер корылмаларын, фото-видео фиксация ясаучы стационар җиһазларны урнаштыру, аварияле участокларны юл-патруль хезмәте инспекторларының маршрутына кертү эше башкарылды.

Юл-траспорт хәлен тотрыклы итү максатыннан, ЮХИДИ хезмәткәрләре көндә авария чыгу куркынычы булган юл өлешләрендә кизүлек итә. Урынга чыгып, юлларның торышына, кирәкле чаралар уздыру буенча әлеге юлларны карап, баланста тотучыларга мәгълүмат җибәрелгән. Әйтик, быел Ильбухтино, Кече Шилнә, Теләнче Тамак, Казаклар авыллары эченнән узучы юлларны яктырту эше башкарыла.

Моннан тыш, Дәүләт автоинспекциясе мототранспорт белән идарә итүчеләрнең кагыйдә бозу, транспорт чараларына исерек килеш һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш утыручылар өстеннән контрольне көчәйтүгә юнәлдерелгән профилактик рейдларны ныгытуны планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев