Аварияләрнең күбесендә шәһәрлеләр гаепле
Тукай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Роберт Вилданов хәбәр итүенчә, 2024 елның 6 ае эчендә район юлларында 461 юлтранспорт һәлакәте (үткән елның шушы чорында – 362) булган. Шуларның 31ендә һәлак булучылар, зыян күрүчеләр бар. Тәгаен генә әйткәндә, әлеге аварияләрдә 7 кеше үлгән, 39 кеше төрле тән җәрәхәтләре (үткән елның шушы чорындагы 29 авариядә 1 кеше һәлак булган, 51 кеше яраланган) алган.