Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Акча дәваламый

Дарумы, акчамы? Социаль пакетка хокукы булган кешеләрнең сайлау өчен бер айга якын вакыты бар. Әгәр алар дару алырга тели икән, 1 октябрьгә кадәр гариза язарга тиеш. Шул вакытка өлгермәүчеләргә тагын бер ел көтәргә туры киләчәк. Гаризаны узган елларда язган кешеләргә аны яңарту кирәкми.

Дару урынына акча сайлап, аннары авыр хәлдә калучылар да бар икән. Шуңа да белгечләр алдан хәстәрен күрергә өнди.
Соңыннан үкенерлек булмасын. Татарстанда 317 мең кеше социаль ташламадан куллана. Шуларның 120 меңе акча урынына дару сайлаган. Дарудан баш тартучылар 63 процентны тәшкил итә. Федераль күрсәткеч югарырак – ул 85 процентны тәшкил итә. Соңгы ун ел эчендә Татарстанда дару сайлаучылар 9,5 процентка арткан. Яман шеш, шикәр диабеты, психик авырулар булганда дару урынына алган акча гына җитми. Әлеге авыруларны дәвалау шактый кыйммәткә чыга. Яшерен-батырын түгел, соңгы елларда шикәр чире «чәчәк ата». Илдә һәр ун ел саен 10 миллион кешегә бу диагноз куелган. Соңгы 40 елда шикәр чире белән авыручылар саны 500 миллионга җиткән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев