Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Ак каен» балалар бакчасына йөрүчеләр макулатура җыялар

Түбән Суыксу авылының «Ак каен» балалар бакчасына йөрүче нәниләре табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча «Яшел урам» дип аталган яңа төрле акциягә кушылганнар. Алар Яр Чаллының «Проминдустрия» җәмгыяте оештырган «Макулатура тапшырып агачны сакла» дип аталган чарада катнаша башлаганнар.

«Макулатура җыюны оештыру турында күптәннән уйлап йөри идем инде . «Проминдустрия» җәмгыятенең әлеге чарасына кушылу җае чыкты», - ди бакча мөдире Эльмира Мортазина.

Бүген бакчада өч төркем балалар шөгыльләнә. Һәр төркем бүлмәсенә махсус ясалган тартмалар кертеп куйганнар. Компания хезмәткәрләре, әлеге тартмалар тулган саен, аларны алып китеп, алмаштырып торалар. Макулатура җыюда катнашкан балаларга үзләреннән файдалы бүләкләр дә калдыралар. Кайсы төркемдә тартмалар тизрәк тула, шуларга бакчаның үзеннән дә бүләкләр биреләчәк. «Балаларда макулатура җыю белән кызыксыну көннән-көн арта. Алар хәзер кирәкмәгән кәгазьләрне өйләреннән дә алып килә башладылар. Бу, минемчә, табигатькә сак караш кына түгел, хезмәт тәрбиясе, җаваплылык та. Ул гына да түгел, тәрбиячеләребез дә әлеге акциягә кушылды. Артык кәгазьләрне хәзер һәрберебез шушы тартмаларга сала», - ди бакча мөдире.

«Ак каен»га йөрүчеләрнең макулатура җыю чарасында катнаша башлаганнарына әле бер атна гына. Бу шөгыльне алар киләчәктә дә туктатмаска ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев