14 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Һәлакәттә студентлар зыян күрде
12 сентябрь көнне иртәнге сәгать 8дә Яр Чаллы - Сарман трассасының 19нчы километрында «ВАЗ-21053» автомобилендә Ташкичү авылыннан Мусабай-Заводка таба хәрәкәт итүче 22 яшьлек егет төп юлдан килүче «ВАЗ-2121» машинасына юл бирми. Нәтиҗәдә ике автомобиль бәрелешә. Һәлакәттә «ВАЗ-21053» машинасында баручы 25әр һәм 18 яшьлек өч егет төрле җәрәхәтләр алалар. Зыян күрүчеләр...
-
«Ак каен» балалар бакчасына йөрүчеләр макулатура җыялар
Түбән Суыксу авылының «Ак каен» балалар бакчасына йөрүче нәниләре табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча «Яшел урам» дип аталган яңа төрле акциягә кушылганнар. Алар Яр Чаллының «Проминдустрия» җәмгыяте оештырган «Макулатура тапшырып агачны сакла» дип аталган чарада катнаша башлаганнар.
-
Районда сайлауларга әзерлек тулы көченә бара
Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасына җиденче чакырылыш депутатларын сайлауга санаулы көннәр калып бара. Депутатлыкка кандидатлар бу көннәрдә агитация эшләре алып баралар. Районның территориаль сайлау комиссиясендә, билгеләнгән график буенча, әлеге мөһим сәяси кампаниягә әзерлек эшләре бара. Авыл җирлекләрендә урнашкан участок сайлау комиссияләре исә эшләрен сайлауга ун көн кала - 7...
-
2017 елның беренче яртысына газетага язылу башланды
1 сентябрьдән 2017 елның беренче яртысына «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылу башланды. Район басмасына язылу бәясе 600 сум тәшкил итә, оешмаларга - 690 сум. Газетаның төсле булып чыгучы җомга санына аерым гына язылырга да мөмкин. Ул абунәчеләр өчен 498 сум булачак.
-
Хезмәтен хөрмәтләп
Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары һәм күп еллар буе намус белән эшләве өчен, «Гигант» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Риф Хәниф улы Имамовка, Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
-
Явып үткән яңгырлар туфрак эшкәртү эшләрен бермә-бер җиңеләйтергә тиеш
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 13 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, районда көзге чәчү тәмамлануга таба бара: 13456 гектар мәйдан тулысынча чәчелгән. 2709 гектар көзге арыш һәм 9786 гектар көзге бодай чәчелгән. «Кама» агрофирмасында шикәр чөгендере казу, аны ташу буенча эш тулы куәткә бара. Барлыгы 1613 гектарда 53 мең тоннадан артык...