Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аһ, син коронавирус!..

Соңгы ике атна эчендә булган югалтулар ачысына чыдарлык түгел дип башлыйсы килә сүземне. Бөтен тәннәрне сызландырып, йөрәкне мең төрле кисәкләргә бүлгәләп, күңелне айкап көн саен күздән ачы яшь ага. 3 июнь көнне Алексеевск районы Югары Татар Майнасы авылында гомер иткән иң кадерле кешемне – әниемне югалттым. Ул мәңгелеккә кайтып булмый торган җиргә китеп барды.

Апрельнең 22се көнне әни 85 яшен тутырган иде. Шушы яшендә булса да, ул әле йөгереп йөри, җир җимертеп эшли иде. Йорт тулы кош-корты булды. Шәһәрдә кеше арасында йөргәч нәрсә булмас, әнигә вирус ияртә күрмик дип, ике айдан артык авылга да кайтмый тордык. Ләкин ничек кенә әнине сакларга тырышсак та, ул чир аны үзе эзләп тапты.
Төгәл бер ай әниебез урамга да чыкмый чирләп ятты. Барысы да хәлсезлектән һәм сулыш алу кыенлашудан башланды. Аннары югары температура, аннан аякларда барлыкка килгән коточкыч шеш, соңгы көннәрдә генә барлыкка килгән ютәл – болар барысы да бүгенге заман чиренең билгеләре. Әнинең ничек азапланганын, ничек күз алдында әкренләп кенә бакыйлыкка күчеп барганын күреп тору әйтеп бетермәслек авыр булды. Апам үзе медицана хезмәткәре, әнине ул дәвалады. Хәле бетә башлагач та әни үзендә шул вирус икәнен анлап алды. Ул безнең бик күп укый, күп белә иде. Ә без ахыргача ышанмадык: ул түгел, әнидә үтә торган чир дип ахыргача көрәштек. Никадәр генә дәваласак та, берни дә саклап кала алмый икән бу чирдән. Җаны көйде аның, секунд саен салкын су сорады. Тәне, әйтерсең, кабер салкыны эзләде. Ә без исә әни яныннан бер адымга да китмәдек. Күпме генә карасак та, ничек кенә тырышсак та, ахыры хәерле төгәлләнмәде шул.
Бүгенге көн хәлләрен ишетеп, күреп торгач, мин әнине бәхетле үлем белән киткән икән дигән нәтиҗә ясыйм. Әни барлык әйтәсе сүзләрен әйтеп калдырды. Соңгы юлга озату йоласын да бары тик ул теләгәнчә башкардык. Барлык авыл халкы, күрше авылда, районда яшәүче якын туганнарыбыз – барысы да әни янына килеп, күреп саубуллашырга өлгерде. Авыр да, шул ук вакытта күпме газап утларында янганнан соң әни өчен бәхетле дә үлем булды бу.
Бәла беркайчан да үзе генә йөрми дип әйтәләр – дөрес икән. Кадерлебезне югалту ачысыннан әле айнып та бетмәгән идек, гаиләбезгә икенче кайгы килде. Әни киткәнгә төгәл ике атна булган көнне бертуган абыемның тормыш иптәше, киленебез дә 58 яшендә бакыйлыкка күчте. Ул да әни белән бер тирәдә шулай ук чирли башлады. Киленебез Чаллыда яшәп, шунда эшли иде. Авырый башлаган вакытында ул жәйге ялда иде. Әнинең чирләгәнен белгәч, аны карарга кайтам дип бик ашкынды, ләкин вирус аны да кинәт кенә аяктан екты. Дөресен генә әйткәндә, без барыбыз да юктыр ул вирус, кешеләр гадәти салкын тию белән генә чирлидер дип уйлый идек. Шуңа да бәлки саклык чараларын да тиешенчә күрмәгәнбездер, җинелчә генә караганбыздыр инде. Киленебез дә төгәл бер ай чирләде. Тугыз көн өйдә авырып ятканнан соң, ашыгыч ярдәм машинасы белән аны больницага алып киттеләр. Бу вакытка үпкәсенең яртысыннан күп өлешен вирус «ашаган» иде инде. Ике атнада, иң яхшы дәвалау чаралары күрелсә дә, үпкә бөтенләй юкка чыкты. Коточкыч чир шулай итеп якын туганыбызны да алып китте.
Чагыштырып ни әйтәсем килә, әнине без әлеге чир булганын аңлап бетермәгән килеш, тиешенчә җирләдек, ә менә киленебезнең хәтта йөзен дә ачып карарга ярамады. Чир чыкмасын өчен шулай җирләргә куштылар. «Кемне җирләдек без, киленебезнеме, әллә башка кешенеме?» – башта менә шундый уй иде. Болар барысы да коточкыч хәлләр. Үз башыннан кичкән кеше генә белә ничек авыр икәнен. Авыр да, шул ук вакытта ниндидер үпкә дә бар кебек. Ә үпкә кемгә соң? Бары тик үзебезгә. Үзебезне һәм якыннарыбызны сакламавыбыз менә шундый аяныч нәтижәгә китерергә мөмкин.
Бүген киленебез белән әни янәшә яталар. Әле моннан ике ай элек кенә шундый хәл булачак дисәләр ышанмас идек. Ышанмыйбыз шул, сакланмыйбыз шул. Бүгенге көндә шәһәр урамнарында маскасыз һәм махсус перчаткасыз йөргән кешеләрне күрсәм ачуым килә. Организмнарында шушы вирус утырырга мөмкин икәнен алар аңлыйлармы икән? Яшьрәкләр үзләре чирләмәсә дә, якыннарын, әти-әниләрен, әби-бабаларын, якын-тирәдәгеләрне чирләтергә мөмкиннәр бит. Шуны аңласыннар иде. Бер-беребез турында кайгыртмасак, бу чир бөтен кешегә килеп җитәчәк. Иң яхшысы – аны китермәү өчен саклык чараларын күрү.
Әнинең: «Китәм, кызым, бик авыр китәм, мәңге дә барма», – дигән сүзе һаман да колагымда яңгырап тора. Ул мине саклан, балаларыңны да сакла дип кисәтте сыман. Югалтмагыз әти-әниегезне, югалтмагыз якыннарыгызны... Барысы да безнең кулда. Чирне йоктырмау безнең кулда, ә йокса инде без түгел, чир безне колачлап үз кулына алачак. Бернинди акча да, бернинди танышлык та, бернәрсә дә коткарып кала алмый торган чир бу. 
Мин бу авыруны яман чирдән дә куркынычрак дип саныйм. Чөнки яман чирдә башлангыч этабында терелү мөмкинлеге зур, ул бары тик соңгы этапта гына кешенең гомерен өзә. Ә коронавирус кемне алып китәргә, кемне калдырырга дип ничектер сайлап ала кебек. Чирнең башлангыч этабында авыручыларның күбесе вирусны җиңә алмый якты дөнья белән хушлаша. Ни гаҗәп, кайберәүләр бик олы яшьтә булса да исән кала. Барысы да кешенең иммунитетына һәм тиешле кагыйдәләрне саклавына бәйле.
Әнинең юклыгына, туганыбызның юклыгына күңел ышанмый. Ләкин әни янымда: «Хәер-догада бул, кызым, балаларыңны кара, үзеңне сакла...» – дип пышылдап тора сыман. Ә янәшәмдә үзе басып торса, киңәшләрен генә булса да бирсә, бүген миннән дә бәхетле кеше булмас иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик аянычлы үлем. Бик куркыныч вирус. Минем дә газиз әниемне алырһп китте моннан 12 көн элек. Ничек кенә сакланырга тырышса да, йокты кабәхәт короновирус әниемә. Әле үлем турында уйламый иде дә. Соңгы минутына чаклы тереләм дип ятты. Ләкин каны куерып тромблар барлыкка килде, кислород җитми башлады. Сулыш алуы авырайды. Көндез әле сөйләшеп яткан әнием, кичкә сүнде һәм бакыйлыкка күчте. Әнием әйтә торган иде: "Без бит инде мәңгелеккә китә торган буынның соңгы вәкилләре" - дип. Хәзер генә аңладым аның сүзләрен. Кычкырасым килә - сакланыгыз, өлкәннәрне саклагыз!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Әле шунсы да борчый - шундый авыр чир белән көрәшчеләр компьютер томографиясен уза алмыйлар. Клиникаларда чират, бер ай алдан язылырга кирәк. Башта 1600 сумга узып булса, аннары 3000 артык, ә хозер 4500 сумга кадәр күтәрделәр. Халыкның болай да акчасы юк, ә клиникалар котып бәя арттыралар.