Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

30 август – Республика көне

Хөрмәтле райондашлар! Сезне күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлек, татулык символына әверелгән, республиканың һәр төбәгендә зурлап, гомумхалык бәйрәме буларак көтеп алына торган иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Республика көне белән тәбрик итәм. Бу бәйрәм дәүләтчелегебез үсешендә яңа чорны гәүдәләндерә. Ул җәмгыять тормышының бөтен якларын демократияләштерүдә, республикабыз халкының рухи һәм интеллектуаль мөмкинлекләренә юл...

Хөрмәтле райондашлар! Сезне күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлек, татулык символына әверелгән, республиканың һәр төбәгендә зурлап, гомумхалык бәйрәме буларак көтеп алына торган иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Республика көне белән тәбрик итәм. Бу бәйрәм дәүләтчелегебез үсешендә яңа чорны гәүдәләндерә. Ул җәмгыять тормышының бөтен якларын демократияләштерүдә, республикабыз халкының рухи һәм интеллектуаль мөмкинлекләренә юл ачуда мөһим этап булды. Шуңа да бу бәйрәмне без киләчәккә якты өмет белән карап, яшәргән, яңарган халәттә каршылыйбыз. Республика көне иң кызу эш өстенә туры килә. Икмәк - байлыгыбыз, һәр йортның муллык билгесе ул. Һава шартлары кырда эшләүчеләрне шактый сынады быел. Әмма игенчеләребез сынатмады, уңышны җыеп алуда актив эшләде. Ә өстәлләребездә икмәк булса, өйләребез дә бөтен, илебез көчле булыр. Бәйрәмебез мөбарәк булсын. Алга таба да авыл хуҗалыгында, сәнәгать тармагында, юл төзелешендә, төзекләндерү эшендә һ.б. тармакларда яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне теләп калам.

Кадерле тукайлылар, барыгызга дә исәнлек-саулык, мул тормыш, гаиләләрегезгә бәхет, йортларыгызга иминлек телим.

Муниципаль район башлыгы - Совет рәисе Васил Хаҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев