30 август – Республика көне
Хөрмәтле райондашлар! Сезне күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлек, татулык символына әверелгән, республиканың һәр төбәгендә зурлап, гомумхалык бәйрәме буларак көтеп алына торган иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Республика көне белән тәбрик итәм. Бу бәйрәм дәүләтчелегебез үсешендә яңа чорны гәүдәләндерә. Ул җәмгыять тормышының бөтен якларын демократияләштерүдә, республикабыз халкының рухи һәм интеллектуаль мөмкинлекләренә юл...