Тукай районында ирен пычак белән яралаган өч бала анасына шартлы җәза бирелгән
Тукай район суды иренә пычак белән тән җәрәхәте ясаган җирле хатын-кызга карата хөкем карары чыгарган. Өч бала анасы кеше гомеренә куркыныч тудырып, аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә гаепле дип табылган.