Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Мөслимдә биш район волонтерлары берләште

Мөслимнең яр буе ял итү зонасында Татарстан волонтерларының «Кызлар җыелган җирдә» дип исемләнгән районара киңәшмә-очрашуы узды. Чара СВО зонасындагы хәрбиләргә ярдәм итүче һәм тылда армый-талмый хезмәт куючы Актаныш, Тукай, Азнакай, Актүбә һәм Мөслим районнарының актив волонтерларын бер мәйданга җыйды.

Очрашу барышында волонтер төркемнәре җитәкчеләре һәм активистлары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашты, башкарылган проектлар һәм киләчәк планнар турында сөйләде. Һәр оешма үзенең эшчәнлеге, яңа алымнары һәм гуманитар ярдәм әзерләүдәге үз үзенчәлекле «яңа иҗат җимешләре» белән таныштырды. Кызлар бер-берсеннән эшне нәтиҗәлерәк итү серләрен җентекләп өйрәнде һәм кызыклы мастер-классларда катнашты.

Чараның иң дулкынландыргыч мизгеле — Мөслим районының танылган волонтеры Рүзәл Минһаҗев белән очрашу булды. Рүзәл — сугыш кырына, алгы сызыкка үз кулы белән 32 тапкыр гуманитар ярдәм илтеп тапшырган ир-егет. Ул очрашуда катнашучыларга фронттагы вәзгыять, егетләрнең ихтыяҗлары гел үзгәреп торуы һәм тылдагы ярдәмнең андагы солдатлар өчен никадәр зур бәягә ия булуы турында сөйләде. Шулай ук волонтер катнашучыларга яңа шигырьләрен дә тәкъдим итте.

Чара барышында волонтерлар киләчәккә зур планнар билгеләде. Алга таба районнар арасында хезмәттәшлекне тагын да көчәйтергә, ярдәм җыю һәм илтеп җиткерү эшне бердәм нәтиҗәлерәк итәргә килештеләр. Игелек кылу, ярдәм итү һәм илебез тынычлыгы өчен хезмәт кую теләге белән берләшкән волонтерлар очрашудан күтәренке кәеф, яңа идеяләр һәм кабат очрашу теләге белән таралышты.

Фото: Фәния Хафизовадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев