Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Татарча рубрикалар

Чаллы поликлиникасыннан югалган диваннар табылган

Медицина учреждениесеннән диваннар югалу турында Чаллы кешесе "Халык контроленә" зарланган булган. Чаллының яңартылган 3 нче поликлиникасының көтеп тору залыннан йомшак диваннар югалмады, пациентлар саксыз файдаланганга күрә, аларны икенче катка күчерделәр, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә. Медицина учреждениесеннән диваннар югалу турында Чаллы кешесе "Халык контроленә" зарланган...

Медицина учреждениесеннән диваннар югалу турында Чаллы кешесе "Халык контроленә" зарланган булган.

Чаллының яңартылган 3 нче поликлиникасының көтеп тору залыннан йомшак диваннар югалмады, пациентлар саксыз файдаланганга күрә, аларны икенче катка күчерделәр, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Медицина учреждениесеннән диваннар югалу турында Чаллы кешесе "Халык контроленә" зарланган булган.

"Диваннар утырып торырга, көтәргә яисә киенгәндә бик җайлы иде. Нәтиҗәдә, алар өчәү генә калды. Хезмәткәрләр калганнарының кая киткәнлеген әйтә алмады", - дип язган әлеге хәлдән риза булмаучы Чаллы кешесе.

Хат Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына тапшырылган. "Татар-информ"га аңлатуларынча, поликлиникада хакимият уңайлы йомшак җиһаздан пациентларның шапшаклыгы аркасында баш тартырга мәҗбүр булган.

"Поликлиника җиһазы бозылу факты ачыклану сәбәпле, беренче каттагы диваннар икенче катка күчерелде. Алар урынына көтеп тору залында өч секцияле урындыклар куелды", - дип аңлаттылар Чаллы поликлиникасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев