Мђктђп тег белән яңалыклар
-
Алда – яңа тормыш
Балачак сизелмичә дә үтеп китте. Әле кайчан гына парта артында утырып, мәктәпне тизрәк бетерү хыяллары белән янып яши идек. Хәзер инде боларның барысы да артта калды.
-
Күзкәй мәктәбендә көтеп алынган ремонт
Күзкәй урта мәктәбендә гыйнвар аеннан бирле бер туктамый төзекләндерү эшләре бара. Бу - районыбызда капиталь ремонт программасы буенча яңартыла торган 4 белем йортының берсе. Биредә яңа пластик тәрәзәләр куелды, эчке һәм керү ишекләре алмаштырылды, канализация челтәрләре яңартыла. Бүгенге көндә төзүчеләр мәктәпнең 1393 квадрат метр мәйданны биләгән түбәсен ябалар, эшнең яртысы...
-
Интернат-мәктәптә тулы куәтенә ремонт башланды
30 ел һәм аннан да элегрәк төзелгән мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча республика программасына быел безнең районның Кнәз, Күзкәй, Түбән Суыксу урта мәктәпләре һәм Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбе керде. Кышкы каникуллар чорында бу мәгариф учреждениеләренең барысында да төзекләндерү башланды. Ремонт эшләренең иң күләмлесе Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбе өлешенә туры килә.
-
Рәхмәт, яраткан мәктәбем!
Җәйнең соңгы ае. Озакламый тагын укулар башланыр. Тик бу юлы, гадәттәгечә, мәктәп мине көтеп тормас, ә инде Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ-КХТИ) яңа студентларга, шул исәптән миңа да, үзенең ишекләрен ачар.
-
Балаларга багышланган гомер
Ярослав өлкәсенең Углич шәһәрендә педагогия училищесын тәмамлаган яшь белгеч Людмила Медведева 1973 елда Татарстанга эшкә юллама ала. Казанда Мәгариф министрлыгында аны бик җылы каршы алып, Чаллы, хәзерге Тукай районына җибәрәләр. Кызганычка каршы, башлангыч мәктәптә урын булмый, ә яңа юллама артыннан кабат Казанга барырга Людмила баш тарта. Яшь кызның принципиальлеге РОНО...
-
Ремонт ясалды. Мәктәпләр укучыларны көтә
Балалар җәйге каникулларга таралуга мәктәп биналарын киләсе уку елына әзерләү башлана. Быел исә ремонт эшләре җәйне көтмәде. Капиталь ремонт буенча республика программасына кергән ике мәктәптә - Бәткедә һәм Яңа поселогында төзекләндерү эшләренә кыштан ук тотындылар. Дәүләт финанславына быелга эләгә алмаган мәктәпләр дә тик ятмады - кем ничек булдыра алды, ничек...
-
“Каенкай”да бар да ошады
Быел районның 21 мәктәбендә мәктәп яны лагерьлары эшләде. Балалар анда ял итеп кенә калмады, төрле иҗади һәм спорт чараларында катнашты, кыскасы, тәрбиячеләр лагерьның һәр көнен балалар күңелендә озак сакланырлык итеп үткәрергә тырыштылар. Яңа Бүләк урта мәктәбе каршында эшләгән лагерьга да укучылар бик теләп йөргәннәр. Алар үзләренең тәэсирләрен газета укучылар белән...
-
Санкт-Петербургка сәяхәт кылдылар
Район укучылары һәм укытучыларыннан торган 30 кешелек төркем күптән түгел Санкт-Петербург шәһәренә экскурсиягә барып кайтты.
-
Мәктәп директорларын төзелеш эшләренә өйрәтәчәкләр
24 июньдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеорежимдагы чираттагы киңәшмәне үткәрде. Сыйфатка хилафлык китергән подрядчыларны алмаштырырга, мәктәп директорларын төзелеш эшләренә өйрәтергә кирәк, диде ул мәгариф учреждениеләрендәге капиталь ремонт программасының барышы уңаеннан. Директорлар, мәктәп хуҗалары буларак, төзекләндерү эшләрендәге төп таләпләрдән хәбәрдар булырга, сыйфатка күзәтчелек итәргә тиеш. Моңа ирешү өчен, директорларны махсус укытырга...
-
Мәктәптәге ремонт – ата-аналар күзәтүендә
Республикада быел мәктәпләрдә капиталь ремонт программасы тормышка ашырыла башлады, 2012-2014 елларда 787 уку йортын төзекләндерү планлаштырыла. Быел программага 154 белем учагы кертелгән. Хәзерге вакытта районда Яңа поселогы, Бәтке мәктәпләрендә әлеге программа буенча яңарту, ремонтлау эшләре тулы куәткә бара.
-
Балачак илендә кунакта булдык
Яңа поселогының "Каенкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар өчен 1 июнь көнендә искиткеч матур бәйрәм булды. Аллы-гөлле шарлар белән бизәлгән бакча көне буе балаларның шат авазларыннан, дәртле җырлардан гөрләп торды. Бәйрәмгә әти-әниләр, әби-бабайлар гына түгел, тирә-күршеләр, башлангыч сыйныф укучылары да чакырылган. Олысы-кечесе рәхәтләнеп ял итте, мавыктыргыч әкият иленә сәяхәт кылды, уеннарда,...
-
Гаилә фермасына мәктәп директорлары килде
Уку елын йомгаклау чарасын быел әнә шулай үзенчәлекле итеп үткәргәннәр. Район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре һәм мәктәп директорлары Бакчасарайдагы Миңнехуҗиннар гаилә фермасын карады. Биредә хезмәт тәрбиясенә багышланган семинар узды. Педагоглар эш процессы белән танышты. Югары технологияле бу фермада мөгезле эре терлек, токымлы сарыклар, атлар, куяннар, асрала.
-
Сәләтле укучыларыбыз – безнең горурлык
Уку елының өченче чиреге төрле республикакүләм чараларга бай булуы белән аерылып торды һәм, иң мөһиме, барысында да безнең мәктәп укучылары актив катнашып, призлы урыннарга лаек булдылар.
-
Круглое Поле мәктәбе – иң яхшыларның берсе
Балалар иҗаты конкурслары нәтиҗәләре буенча Надежда Гуфранова җитәкчелегендәге Круглое Поле урта мәктәбе Көмеш Сертификат иясе булды. Мәктәп төп белем бирү учреждениеләрендә эстетик тәрбия бирү буенча бөтенроссия рейтингында югары балл җыюга иреште һәм Россиянең иң яхшы мәктәпләре арасына керде.
-
Тотылган акчаның һәр тиене күз алдында булырга тиеш
Тиздән Татарстанда 30 ел һәм аннан элегрәк төзелгән мәктәпләрне капиталь ремонтлый башлаячаклар. Президент программасына кергән 787 мәктәпнең быел 154е һәм өстәмә программа нигезендә 42 тернәкләндерү мәктәбенең 16сы төзекләндерелергә тиеш. Ремонт эшләренә быел барысы 2 миллиард сумга якын акча бүленә. Финанс ягыннан хокук бозулар булмасын өчен, республика хакимияте әлеге социаль проектны...