Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Ремонт ясалды. Мәктәпләр укучыларны көтә

Балалар җәйге каникулларга таралуга мәктәп биналарын киләсе уку елына әзерләү башлана. Быел исә ремонт эшләре җәйне көтмәде. Капиталь ремонт буенча республика программасына кергән ике мәктәптә - Бәткедә һәм Яңа поселогында төзекләндерү эшләренә кыштан ук тотындылар. Дәүләт финанславына быелга эләгә алмаган мәктәпләр дә тик ятмады - кем ничек булдыра алды, ничек...

Капиталь ремонт программасына кергән ике мәктәптә дә планлаштырылган барлык эшләр үтәлде: түбәләр ябылды, тәрәзәләр, ишекләр алыштырылды, эчке инженерлык коммуникацияләре яңартылды. Шулай итеп, Яңа поселогында - 10 млн, Бәткедә 13,7 млн сумлык эш башкарылды.

Алардан кала, тагын берничә мәктәпкә быел шактый күләмле ремонт күрү бәхете елмайды. Мәсәлән, соңгы елларда күзгә күренеп яңарган Теләнче Тамак тернәкләндерү мәктәбе территориясендә тагын бер участок төзекләндерелде - биредә 500 мең сумга төшереп җәяүле сукмагы салынды. Яңа поселогы мәктәбендә, капиталь ремонт программасына кергән эшләрдән тыш, тагын 170 мең сумга тышкы җылылык трассасы монтажланды. Биклән мәктәбенең түбәсе алыштырылды, бу эш 1,5 млн сумга төште. Шулай ук иганәчеләр Күзкәй, Кече Шилнә, Иске Абдул мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында, Биклән, Бәтке, Түбән Суыксу балалар бакчаларында төзекләндерүгә ярдәм итте. Август ахырында гына Круглое Поле мәктәбендә "АвтоСтройИнком" подрядчы оешмасы агач идәнне плитәгә алыштыра башлады. 25 августка кадәр бу эш төгәлләнәчәк.

Новотроицкое урта мәктәбендә дә быел җәй ремонт эшләре шактый башкарылды. Шулай ук иганәчеләр исәбенә. Мәктәп чыннан да үзгәреш кичергәнме, 1 сентябрьдә балаларны ул нинди кыяфәттә каршы алачак - шуларны күреп кайту максатыннан без узган атнада урынга чыктык.

Мәктәп 1980 елда 464 баланы сыйдырышлы итеп төзелгән булган. Гомуми мәйданы 2535 кв. метр. Бу уку елында биредә 139 бала белем алачак. Сүз уңаеннан, бу сан былтыргыдан 5кә булса да күбрәк. Беренчегә 15 сабый киләчәк. Мәктәп өчен, гомумән, авыл өчен биредә быел тагын бер зур үзгәреш көтелә. Гомуми мәйданның якынча 600 квадрат метрын бу уку елында балалар бакчасы биләр дип көтелә. Мәгариф бүлегендә әйтүләренчә, план буенча, бу өлештәге ремонт эшләре октябрьгә кадәр башкарылырга тиеш. Коточкыч шартларда тәрбияләнгән Новотроицкое балалары, ниһаять, җылы, коры, якты һәм чиста бүлмәләргә күчәр дип көтелә. Балаларын көн саен йөрәкләре сыза-сыза бакчада калдыручы әти-әниләр һәрхәлдә бүген әнә шулай дип өметләнә. Без барганда биредә бушлык иде әле, газетаны басмага җибәрер алдыннан гына эш башлануын хәбәр иттеләр. "Беренче катның бер канатында тулысынча, икенче катта ике кабинетта балалар бакчасы урнашачак", - дип, берничә айдан нәниләр шау-шуына күмеләчәк урынны күрсәтә мәктәп директоры Әдип Низамов.

Ә урта мәктәп өлешенә килгәндә, биредә, чыннан да, үзгәрешләр күзгә күренеп тора. Капиталь төзекләндерү узганнарыннан кала, Новотроицкое мәктәбе ремонт күләме ягыннан районда өченче урында тора. Акчага күчергәндә, биредә 2,4 млн сумлык эш башкарылган. Июнь аенда ук түбәнең спорт залы һәм актлар залы өлешен ике катлап яңа рубероид белән япканнар. Биредә "АвтоСтройИнком" егетләре эшләгән. Түбә инде ярыйсы тузган, су үтә торган урыннар күп булган. "Өченче ел башлангычлар өлешен япкан идек, былтыр авыл җирлеге ярдәме белән тагын 680 кв. метр мәйданда түбәне яңарта алдык, быел менә калган өлеш эшләнде. Түбә өчен хәзер күңел тыныч", - ди Әдип Әнвәрович.

Район җирлегендә эшләп килүче "Пластик" җәмгыяте бригадасы иске агач тәрәзәләрне пластикка алмаштырган. Беренче катта - 29 тәрәзә, икенчедә - 11, спорт залы тәрәзәләре тулысынча һәм баскыч мәйданчыгында өч кат биеклегендәге бер секция тәрәзәләре яңартылган. Болары быел җәй башкарылган иң зур эшләр. Дөрес, финансларга сыешкан хәтле генә. Әле җил өреп торган, рамалары тузган, алыштыруны сорый торган тәрәзәләрдә бар.

Түбәсе һәм тәрәзәләре ышанычлы булгач, курыкмыйча спорт залының эчен дә яңартканнар. Техник хезмәткәрләр Гөлшат Габидуллина, Вәсилә Шиһапова, Азалия Харитонова, Валентина Вилло өч-дүрт көн эчендә стеналарны, идәнне буяп чыкканнар. Әлбәттә инде, һәр елдагыча, сыйныф җитәкчеләре һәрберсе үз кабинетын ремонтлатырга җаен тапкан. Шулай ук керү урыннарын матурлаганнар, коймаларны буяганнар.

Уку елы дәвамында балалар шау-шуыннан, аннары ремонт гөрелтесеннән тынмаган мәктәп стеналары, шулай итеп, 1 сентябрьгә кадәр вакытлыча тынып калган. Уңайлы эш һәм уку шартлары, әлбәттә, укучыга да, укытучыга да турыдан-туры тәэсир итә. Шактый яңартылган мәктәп Новотроицкое укучыларының һәм мәктәп коллективының кәефләрен күтәрми калмас. Ә инде бакча яшендәге гөнаһсыз сабыйлар һәм ничә еллар дәвамында коточкыч шартларда интеккән тәрбиячеләр хакына бакча өлешендәге ремонт тавышына түзәрләр дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђгариф мђктђп мђктђплђрдђ ремонт