Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яшь көрәшчеләр очрашты

Иске Абдул һәм Комсомолец поселогының яшь көрәшчеләре арасында дусларча очрашу узды. Иске Абдул мәктәбендә үткән әлеге бәйгедә 10-14 яшьлек 20 спортчы катнашты.

Очрашуда егетләр бер-берсе белән көч сынашып кына калмадылар, көрәш алымнарын чарладылар, осталыкларын күрсәттеләр, тренерлары үткәргән әңгәмәдә катнаштылар.
- Дусларча очрашу вакытында Иске Абдулның яшүсмерләр клубы тренеры Әбүзәр Миңнуллин белән берлектә егетләргә көрәш серләре турында сөйләдек, тәҗрибә уртаклаштык. Балалар бик теләп катнаштылар. Алга таба да мондый очрашуларны оештырырга ниятлибез, - ди Комсомолец поселогының яшүсмерләр клубы тренеры Тәнзил Хәмәдиев.
Көрәш буенча мондый дусларча очрашу киләсе атнада Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев