3 декабрь 2013 яңалыклары
-
Яшь көрәшчеләр очрашты
Иске Абдул һәм Комсомолец поселогының яшь көрәшчеләре арасында дусларча очрашу узды. Иске Абдул мәктәбендә үткән әлеге бәйгедә 10-14 яшьлек 20 спортчы катнашты.
-
Декабрь башында инвалидлар аерата игътибарда
Район инвалидлар оешмасында бүген 3194 кеше әгъза булып тора. Шуларның 395е урында ятучылар. Әйтергә кирәк, бу сан елдан-ел арта бара. Мәсәлән, моннан 15 еллап элек инвалидлар саны 1300 тирәсе генә иде, ди оешманың җитәкчесе Гөлфидә Гыйниятуллина.
-
Борчыган соравыңны җитәкчегә бир
РФ Президенты Владимир Путин боерыгы нигезендә, 12 декабрьдә, РФ Конституциясе көнендә, көндезге сәгать 12дән кичке 8гә кадәр илдә, регионнарда һәм муниципалитетларда бөтенроссия халыкны кабул итү көне үтә.