Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Түбән Камада табиблар колак пәрдәсен торгызып, ишетү сәләтен кире кайтара

Түбән Кама хастаханәсендә табиблар колак пәрдәсен торгызу буенча яңа төр операция ясый башлады. Әлеге ысул пациентларга ишетү сәләтен кире кайтарырга ярдәм итә.

Түбән Кама шәһәренең үзәк район күп профильле хастаханәсендә колак пәрдәсенә яңа төр операция ясый башладылар. Бу хакта Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Әлмир Абашев үзенең МАКС каналында хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

Медицина учреждениесе табиблары тимпанопластиканың I һәм II төрләрен үзләштергән. Бу — эндоскопик җиһазлар кулланып башкарыла торган колак пәрдәсенә микрохирургик катнашу ысулы. Әлеге операция хроник мезотимпанит диагнозы куелган пациентларга ясала: ялкынсыну нәтиҗәсендә колак куышлыгында тишек барлыкка килү очраклары дәвалана.

Яңа методика ярдәмендә НЦРМБ белгечләре инде беренче пациентка уңышлы ярдәм күрсәткән. Операция барышында табиб колак арты өлешеннән алынган кечкенә тукыма кисәге белән колак пәрдәсенең бөтенлеген яңадан торгыза.

Пациентлар операция өстәлендә үк ишетү сәләтенең яхшыруын сизә башлый. Операция якынча бер сәгать дәвам итә, наркоз шул урынга гына ясала, шуңа күрә пациентлар уяу хәлдә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев