Редакция бәйгеләре рубрикасы буенча яңалыклар
-
Җиңүчеләрне бүләкләдек
«Оҗмах әниләрнең аяк астында» дип аталган бәйгебез тәмамланды. Конкурс шартлары буенча, үз әнисе турында язманы һәм фотоны редакциягә теләгән һәркем җибәрә ала иде.
-
Һәркөн кичке 7 дә аның шалтыратып: “Хәлләрегез ничек ?”– дигән сүзеннән дә җылырак сүз юктыр
Минем дә, Әниләр коненә багышланган чарадан файдаланып, әниемне котлыйсым килә! Үзебез әни булгач, баланың нинди, газиз, кадерле, якын икәнен аңладык. Чынлап та бала гомернең һәр мизгелен шатлык, куаныч, бәхет белән тутыручы икән. Төптән уйлап карасаң, без дә бит балалар. Безнең дә иң якын, хөрмәтле кешебез – әниебез бар! Ул – Калмаш авылында гомер итүче Элвира Гариф кызы Нәҗипова
-
Безнең өчен иң кадерле, газизләрдән-газиз булган әбиебез
Шушы гүзәл бәйрәм белән кадерле кешебез, Дәү әниебез - Сафина Бәһиҗә Шәмсетдин кызын тәбрик итәсебез килә.
-
Әнием, шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендәге елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшә
1970 елның 5 мартында Чирмешән районы Утыз Имән авылында , Хәсият һәм Сания Шафигуллиннар гаиләсендә 6 нчы бала дөньяга аваз сала. Бу кечкенә кызчыкка Резеда дип исем бирәләр.
-
Безнең әниебез – Сәетгәрәева Рәзинә Гәбделбәр кызы, Тукай районы Биклән авылында гомер кичерә
Ул - шагыйрә! Аның үз дөньясы, үз юлы, үз моңы!
-
Әй, Әнием, газиз әнекәем минем!
Газиз әнием - Вәлиуллина (Хөсәенова) Сәлимә Әюп кызы 1918 елның 8 нче апрелендә туган. 1983 елның 31 нче июлендә вафат булды. Исән булса быел әниемә 100 яшь тулган булыр иде. Ни кызганыч, гомере кыска булды, 65 яшендә фәрештәдәй күкләргә ашты.... Миңа ул чакта, бары 24 яшь иде, яңа гына кияүгә чыккан, 1 яшьлек сабыем кочагымда ачыргаланып елый, шул көннән үзем әни булып, гаилә учагын җылытучы хатын-кыз булып, әниемнең киңәшләрен, сабыр канатларын тоеп, тормыш арбасын тартып яши башладым... Сагынуларым - сагышларым башта, гади шигырьләр булып, аннан, җырлар булып түгелделәр...
-
Бәйгедә катнашмый калма, әниеңә бүләк от!
Газетабызның алдагы санында без «Оҗмах – әниләрнең аяк астында» бәйгесен үткәрү турында игълан иткән идек.
-
Яңа бәйге «Оҗмах әниләрнең аяк астында»
Ноябрь азагында Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан укучыларыбызга уникаль мөмкинлек бирәбез. Әниләрегезгә булган барлык матур теләкләрегезне, җылы хисләрегезне фото белән бергә безгә язып җибәрегез, аларның һәрберсе сайтыбызда урын алачак, иң яхшылары газетада да бастырылачак. Килгән һәр фото «Оҗмах әниләрнең аяк астында» дип исемләнгән яңа конкурсыбызда катнаша.
-
Азат Тимершәех концертына билетлар уйнатабыз
25 сентябрьдән районда Татарстанның халык артисты Азат Тимершәехнең юбилей концертлары башланып китә. Шушы уңайдан без артистның үзе белән элемтәгә кердек һәм, тукайлылар арасында аның бик популяр булуын истә тотып, укучыларыбызны чакыру билетлары белән сөендерүен сорадык. Азат Тимершәех районда узган һәр концертына ике кешелек чакыру билетлары тапшырды. Аларны газета сайтында һәм социаль челтәрләрдә урнаштырылган сорауларга җавап биреп отарга мөмкин. Алдагы атнада концертлар Боерган (25 сентябрь), Күзкәй (26 сентябрь), Мусабай Завод (27 сентябрь), Биклән (28 сентябрь) авылларында узачак. Башлану вакыты – 19.00. Яшь үзенчәлеге 6+.
-
Бүләкләр тапшырдык
Исегезгә төшереп узабыз, 2018 елның икенче яртысына язылу кампаниясе барышында район газетасын иң күп яздырган почта хезмәткәрләре арасында бәйге игълан иткән идек.
-
#ТукайлыларТукайныУкый – «Якты юл» газетасы флешмобына Ульян өлкәсе дә кушылды
-
#ТукайлыларТукайныУкый – «Якты юл» газетасы флешмобына милиция ветераны кушылды
Тукай районы буенча эчке эшләр бүлегенең элеккеге начальнигы, отставкадагы милиция полковнигы, Эчке эшләр бүлеге ветераны Роберт Хаҗи улы Муллахмәтов та "Якты юл" газетасы оештырган #ТукайлыларТукайныУкый флешмобына кушылды. Ул Габдулла Тукайның "Кырлай" әсәреннән өзек укый һәм "Туган тел" җырын җырлый. Роберт Хаҗи улы Мулләхмәтов турындагы материалны сез БИРЕДӘ укый аласыз
-
#ТукайлыларТукайныУкый – «Якты юл» газетасы флешмобына Мәскәүдән дә кушылдылар
Мәскәү шәһәрендә яшәүче Равил Гайнуллин "Якты юл" газетасы оештырган #ТукайлыларТукайныУкый флешмобына кушылды. Ул Габдулла Тукайның "Ана догасы" шигырен укый.
-
#ТукайлыларТукайныУкый – «Якты юл» газетасы флешмобына Борды мәктәбе укучылары да катнаша ВИДЕО
Зөлфия Җиһаннан #ТукайлыларТукайныУкый Борды флешмобына видео - Алина Мансурова һәм Имиль Тимеркаев Габдулла Тукайның "Ай һәм Кояш" шигырен укыйлар.
-
#ТукайлыларТукайныУкый – «Якты юл» газетасы флешмобына Борды авылы да кушыла ВИДЕО
Борды авылы мәдәният йортында оешкан "Ядкарь" җыр ансамбле кызлары Габдулла Тукайның "Җир йокысы" шигырен укый. (Зөлфия, Рәзинә, Нурия, Нәзилә, Рәдифә)