Редакция бәйгеләре рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Яз гүзәле» конкурсантларына тавыш бирү дәвам итә
Газетабызның узган санында без сезгә Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге белән берлектә оештырылган фотоконкурста катнашучы гүзәлләрне тәкъдим итә башлаган идек. Бүген тагын берничәсе белән таныштырып үтәбез.
-
“Комментарий калдыр һәм бүләк от“ бәйгесе җиңүчесе бүләкләнде
Сайтыбызда башланып киткән әлеге бәйгенең тәүге җиңүчесе мәгълүм булды. Ул Руша тәхәллүсе белән комментарий калдырган Резедә Сәлимгәрәева дигән укучыбыз. Чаллы шәһәрендә тора, Тукай районы КызылБайрак авылына кунакка кайтып йөри. "Якты юл" газетасы сайтын күзәтеп барам, ди. Резедәгә газета логотипы төшерелгән блокнот һәм ручка бүләк иттек. Бу атнада шимбә көнне әлеге...
-
Яз гүзәле: Конкурсантларга тавыш бирү башланды
Кадерле укучыларыбыз һәм "Якты юл" газетасы сайтын карап баручылар, бүгенге көннән сайтта "Яз гүзәле" фотоконкурсында катнашучы хатын-кызлар өчен тавыш бирү башланды. Һәр компьютердан, яисә мобиль җайланмадан көненә бер генә тавыш кабул ителә. Тавышны көн саен бирергә була. Сайт модераторлары тавыш бирү процессын күзәтеп барачаклар. Тавышларны җыюда тәртип бозуларга тап булсак,...
-
Яз гүзәле: Конкурсант № 13 Зөһрә Сәгыйрова
Мин, Сәгыйрова Зөhрә, Тукай районының Калмаш авылында туып үстем. Казан (Идел буе) федераль университетында белем алам. Туган ягымның матур табигате тәэсир иткәндерме, бәлки әти-әниемнең җырга-моңга гашыйк булуы минем җаныма күчкәндер, мин кечкенәдән үк шигырьләр укырга, яттан сөйләргә, hәм язарга яратам. Авылыбызның табигате чыннан да бик матур: тирә-ягын матур урманнар әйләндереп...
-
Яз гүзәле: Конкурсант № 8 Айза Нургалеева
Кышның салкыннарыннан соң мин язны сагынып көтеп алам. Яз - табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты ул. Кичләрен салкын булса да, кояш барыбер үзенекен итә, җылыта. Түбәләргә боз сөңгеләре дә элеп куя. Кояш җылырак карау белән, боз сөңгеләреннән туктаусыз тамчылар сикерә. Ул тамчылар кояш нурларында энҗе кебек ялтырыйлар. Кечкенә генә күлләвектә,...
-
Комментарий калдырды һәм бүләк отты
Әлеге бәйге шартлары буенча өченче кеше булып комментарий калдырган кеше бүләккә ия була. Барлыгы җиде комментарий калдырдылар. Шуларның 5нче, 6 нчы, 7 нче комментарийлары буш. Димәк бәйге шартларына туры килми. 4 комментарий арасында 1 нче һәм 2 нче номер астында бер үк кеше. Без аны IP адрес буенча да карадык....
-
Комментарий калдыр һәм бүләк от
Әлеге хәбәр астына комментарий калдыр һәм бүләккә ия булырсың. Өченче кешегә газета символикасы төшерелгән блокнот һәм ручка бирәчәкбез. Комментарийлар шундук күренми, алар сайт модераторы аша уза. Бәйгенең гадел икәнен күрсәтер өчен сайт администраторына гына күренә торган комментарийларның фотокүчермәсен тәкъдим итәчәкбез. Уңыш бәлки нәкъ сиңа елмаер!!!
-
«Яз гүзәле» конкурсына фотолар кабул итү дәвам итә
Табигатьнең уяну, күңелләрдә язгы наз яңару чорында без, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге белән берлектә, газетабыз сайтында «Яз гүзәле» фотоконкурсын башлап җибәрдек. Җиңүчебезгә бүләгебез дә әзер - чәй табынына бик матур сервиз һәм Боерганнан шәхси эшмәкәр Айрат Арсланов биргән тәмле-тәмле чәкчәкләр.
-
Видеокотлау конкурсында җиңгән тукайлыларны бүләкләдек
Газетабыз сайтында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан нәни укучыларыбыз арасында видеокотлаулар конкурсы узды. Сез бу котлауларны сайтыбыздан күзәтеп бардыгыз. Һәр видеокотлау безнең YouTube каналына теркәлде. Конкурсыбызда катнашкан һәр балага без иганәчебез Айрат Арысланов ярдәме белән әзерләнгән татлы бүләкләр тапшырдык. Безне аеруча Бәтке авылы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар шатландырды. Бик зур афәрин...
-
Яз гүзәле: Конкурсантка №5 Рәзинә Сәетгәрәева
Хөрмәтле гүзәл затларыбыз: әбекәйләр, әнекәйләр, апалар, сеңелләр, кызлар-йолдызлар!!! Барыгызны да матур, тылсымлы, җылы, нурлы, ягымлы кояшлы Яз айлары белән котлыйм!!! Елмаю - ул киләчәк көнгә ышаныч, дөнья матурлыгы, тормыш иминлеге, балалар бәхете, аларның шат авазы, матур киләчәк!!! Биклән авылы ягыннан чыккан кояш нурлары сезнең тарафларга да барып җитсен, җаныгызны җылытсын,...
-
Яз гүзәле кайсыгыз: Яңа фотоконкурс
Игътибар, җәмәгать!!! Газетабыз өр-яңа конкурс турында игълан итә! 18 яшьтән өлкәнрәк чибәр затларны «Яз гүзәле» фотоконкурсында катнашырга чакырабыз. Төп таләп - фотографиядә сез үзегез булырга һәм елмаерга тиешсез. Матурлыкка чикләүләр юк, 20дә дә, 70-80дә дә, хәтта 100 яшьтә дә хатын-кыз күңел матурлыгын югалтмый. Шуңа күрә, бер дә тарсынмыйча, фотоларыгызны, үзегез...
-
Бәтке авылыннан Алия видеокотлау юллый
Бәтке авылыннан Алиянең видеокотлавы редакция үткәргән конкурста катнаша
-
Яңа конкурс башланды ВИДЕО
Игътибар! Газетабыз сайтында язның беренче бәйрәме 8 Март уңаеннан видеокотлаулар конкурсы старт алды. Үзегезнең котлауларны конкурска электрон адресыбызга җибәрегез yakti.ul76@gmail.com.
-
“Кыш бабайга хат” бәйгесенә йомгак ясалды
"Якты юл" газетасы игълан иткән Яңа ел бәйгесе тәмам. "Кыш бабай теләкләрегезне үти алса, сез аннан нәрсә сорар идегез?", дип мөрәҗәгать иттек без бу чарада катнашучыларга. Укучылардан бик күп кызыклы эчтәлекле хатлар килде. Тукай районының төрле авылларыннан гына түгел, бәйге турында ишетеп, Яр Чаллыдан һәм хәтта ерак Екатеринбургтан хатлар язучылар...
-
Иске Дөрештән Сөмбел Миннахметова: “Бер елны, безгә килгәч, сиздем Кыш бабай серен”
"Кыш Бабайга хат" бәйгесе инде ахырына якынлашты. Шулай да сезне редакциябезгә килгән тагын бер хат белән таныштырасыбыз килә. Аның эчтәлеге бик үзенчәлекле, укып карагыз әле. "Исәнме, Кыш бабай! Мин Иске Дөреш авылыннан Сөмбел Салават кызы Миннахметова. Бу шигыремне мин әтием истәлегенә багышлыйм . Без аны бик нык юксынабыз һәм сагынабыз....