Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Капма-каршы концерт – җанлы очрашу
Иске Җирекле авылы үзешчәннәре Зәй районы Түбән Олыҗы авылына концерт белән барды Кайчандыр моннан 20 ел элек район белән район, авыллар арасында бик еш мәдәни чаралар үткәрелә иде. Инде менә яңадан, шул вакытларны искә алып, без - Иске Җирекле мәдәният клубында эшләп килүче ветераннар фольклор һәм яшь буын бию коллективлары,...
-
ГӨЛНАЗ АСАЕВА УФАДАГЫ ҖӘНҖАЛ ТУРЫНДА: “МИН – КЫЗУ КАНЛЫ КЕШЕ”
Интернет челтәрендә җырчы Гөлназ Асаева турында "наркотик маддәләр кулланып, Уфадагы төнге клубта тавыш куптарган" дигән мәгълүмат пәйда булды. Әмма Гөлназ "инцидент булды, ләкин мин берни дә кулланмадым, ул көнне, гомумән, рульдә идем", - дип, бу мәгълүматны кире какты. - Дусларым белән Уфада төнге клубка бардык. Гадәттә, төнге клубларга керткәндә, кулга...
-
ЭЛВИН ГРЕЙНЫҢ ФАНАТКАСЫ: "ЕЛЫЙ-ЕЛЫЙ АВТОГРАФ СОРАДЫМ, ЯКЫН ДА ҖИБӘРМӘДЕЛӘР!"
Кукмарада шәһәр көнендә Радик Юльякшин чыгыш ясады. Кукмара кызы Айгөл Гыйльфиева җырчыдан автограф алырга теләп, нинди казалар күрүе хакында зарланып һәм шатланып яза. Элвин Грейның Вконтакте челтәрендәге рәсми төркемендә Айгөл Гыйльфиева үзенең тәэсирләре белән уртаклашкан: Хәерле иртә кадерле бурундуклар! Хәлләрегез ничек? Минем бар да шәп! Кичә Кукмарада шәһәр көнендә булдым....
-
"БУ ҖЫРЫҢ БЕЛӘН ҮТЕРДЕҢ МИНЕ!" ИЛҺАМ ШАКИРОВ ТУРЫНДА ИСТӘЛЕКЛӘР
"Андый кешеләр бу дөньяга бер киләләр дә, алдагы буыннар өчен бөтенләйгә калалар". Бу сүзләр - Илһам Шакиров турында. Үзенең иҗаты белән ул татар халык җырын буй җитмәслек биеклеккә күтәрде. Нәкъ менә аның беренче булып республиканың иң югары бүләге - "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" орденына лаек булуы очраклы түгел. Илһам...
-
Тукай районында Татарстан җөмһүрияте көнен Татарстан поселогында бәйрәм итәләр
Тукай районының Татарстан поселогында 30 август - Татарстан республикасы көнендә инде бишенче тапкыр Халыклар дуслыгы фестивале уздырыла. Бәйрәм чаралары иртәдән үк башланып китте. Татарстан поселогында 20 дән артык милләт дус һәм тату яши. Бүген биредә сәхнәдә 12 милләт вәкиле чыгыш ясый. Алар - татар, керәшен, рус, мари, украин, әзербайҗан, башкорт,...
-
ФИРДҮС ТЯМАЕВ: "ЕВРОВИДЕНИЕ"ГӘ БАРЫР ӨЧЕН ЯУЛЫК БӘЙЛӘП, САКАЛ ҮСТЕРЕРГӘ КИРӘК
Тамашачы күңеленә үтеп керерлек, хит булырлык татар җыры ничек языла? Бүгенге татар эстрадасына нәрсә җитми? Танылган җырчы-energizer Фирдүс Тямаевтан рецепт. Үзе дә берничә дистә җырлар авторы, Татарстанның Нурлат районы егете, 34 яшьлек Фирдүс Тямаев "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган очрашуда татар эстрадасында күпләрне борчыган мәсьәләләргә үз фикерен белдерде. Фирдүс Тямаев татар...
-
Тукай районында Түбән Суыксу агитбригадасы ындыр табагы хезмәткәрләре алдында чыгыш ясады
«Тукай Азык-төлек корпорациясе» агрофирмасы ҖЧҖ дә урып-җыю эшләренең кызган чагы. Кыр хезмәткәрләренең эшчәнлеге бик мөһим һәм җаваплы. Түбән Суыксу авыл мәдәният йорты агитбригадасы ындыр табагы хезмәткәрләре алдында чыгыш ясады. Биредәге эшчеләр сирәк кенә эләгә торган ял минутларында атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Мәүләвиев башкаруында дәртле җырларны рәхәтләнеп тыңлады, шулай ук балалар...
-
Тукай районында «БиблиоҖӘЙ» фестивале
25-27 август 13 сәгатьтә «БиблиоҖӘЙ - Яңа поселогында яңача укы» дип аталган еллар фасылы фестиваленең ябылу тантанасы үтә. Бу көннәрдә «Уку бүлмәсе», «Китаплы өн», «Әдәби буфет», «Хоббитека», «Библиоблогерлар», «Буккроссинг», «Әдәби оракул» дип аталган мәйданчыклар эшләячәк. Фестиваль барышында шагыйрә, СССР Язучылар союзы әгъзасы Клара Булатова, язучы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Айгөл...
-
Илназ Хәнәфиев: Ике үгез сатып туй үткәрдек!
Туй үткәрү ничә сумга төшә? Туй үткәрү өчен каян акча табарга? Туйга күпме акча салалар? 11 августта туен уздырган җырчы Илназ Хәнәфиевка әнә шундый сораулар юлладык. - Туебыз 450 мең сумга төште. Аның 200 мең сумы ресторанга китте. Акчаны алдан җыйдым, ике үгез үстереп саттым! Туйга төрле бәя салучылар булды:...
-
Китаплы җәй укучылар белән язучыларны очраштыра
Күзкәй китапханәсендә мәдәниятле җәй дәвам итә, балалар белән төрле кызыклы чаралар үтеп тора. Әлбәттә, китап укуга кызыксындыру тәрбияләү беренче урында, шуңа күрә бу юлы китапханәгә авылыбызда яшәп иҗат итүче, балалар өчен язган «Без ясаган кар бабай» («Ел китабы-2015» конкурсында III урынны алган), «Әкиятләр», «Тәгәри китте йомгагым» китаплары, зурлар өчен чыккан...
-
"ӘБИЛӘР БУЛГАЧ, АШЛАРДА ОЧРАШЫРБЫЗ, ӘЛЕГӘ - ЭЛВИН ГРЕЙ БЕЛӘН "КЫЗЛАР ПАТИ"ДА!"
Татар эстрадасының җырчылары һәм шул өлкәдә кайнаучы кызлар "Кызлар пати" кичәләре оештыра башлады. Гадәттә, бу очрашулар төнге клубларда татар дискотекаларында уза. "Кызлар пати"ның чираттагысында Элвин Грей да бар иде. Баксаң, Элвин Грей шушы клубка ял итәргә килгән. Билгеле, кызлар бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмады, Радик белән фотога төште! "Кызлар мине җылы...
-
Булат Бәйрәмов "Татар радиосы"ннан китте: "Ләйсән аңлады, кызларым елады"
16 ел буе "Татар радиосы" дулкыннарында сәламләгән Булат Бәйрәмов бүген соңгы эфирын үткәрде. -Радиога килүемә июльдә 16 ел булды, - диде Булат "Татар-информ" хәбәрчесенә. - 2001 елның 24 августында "Татар радиосы" рәсми төстә ачылды. Беренче эфирны бүгенгедәй хәтерлим. Студиядә ди-джейлардан мин һәм Ләйсән исемле кыз иде. "Кайсыгыз эфирга чыгып беренче...
-
Агитбригадалар нигә кырларда күренми? Тукай районы башлыгы мәдәният бүлеге эшен тәнкыйтьләде
Урак - уртак эшебез, райондагы һәркем булдыра алганча үз хезмәтен кертсен. Авыл җирлеге башлыгы да, мәктәп директоры, мәдәният хезмәткәре дә кырларда барган эшнең торышы белән хәбәрдар булырга тиеш. Бүген район активы катнашында узган атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев урып-җыюның барышына анализ ясады. Быелгы урак соңга калды, игеннәр соң өлгерде....
-
Кырым фестиваленнән алдагы эшчәнлегебезгә яңа көч туплап кайттык
Иҗат кешесе гел эзләнүдә бит ул. Бер урында гына торуны без артка бару кебек хис итәбез. Шуңа күрә сәхнә кешеләре конкурс-бәйгеләрдә һәрдаим катнашып торырга ашкына. Без дә шундыйлардан. Һәм якташларыбыз белән иҗат уңышы бәхетен уртаклашасыбыз килә.
-
Новый поселогында игенчеләр өчен концерт узды
«Гигант» хуҗалыгы районыбызда беренчеләрдән булып уракка төшкәнен ишеткәч, Новый поселогының орлык кабул иту пунктында эшләүчеләрнең төшке аш вакытын күңелле үткәрү максатыннан, «Дуслык» агитбригадасы яңа репертуар белән юлга чыкты. Концертта татар халык җырлары белән беррәттән заманча лирик жырлар да башкарылды. Игенчеләребез бигрәк тә яшь баянчы Дамир Исламов һәм Сәрия Әхсанова башкаруындагы...