Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ришат Төхвәтуллинны Тукай районыннан Әминә әби Илһам Шакировка тиңләде
2 октябрь көнне Ришат Төхвәтуллин Чаллы шәһәрендә концерт куйды. Тукай районы Күктәк Мирсәет авылыннан гомер буе сыер савучы булып эшләгән Әминә әби җырчыны Илһам Шакировка тиңләде, матур теләкләр теләде.
-
РАМИЛ ЗАКИРОВ: "ЯШЕРЕП ЙӨРҮНЕҢ МӘГЪНӘСЕ ЮК!"
"Тик син генә", "Эх, дәрт бар иде" кебек популяр җырларны башкаручы Рамил Закиров өйләнде. 30 сентябрь көнне ул Чаллы кызы Илүзә белән никах укыткан. - Моңа кадәр сөйгән ярым барлыгын яшердем, йөрәгем буш дип әйтеп килдем. Ләкин никахлашкач, ягъни тормышымның яңа этабына аяк баскач, яшереп йөрүнең мәгънәсен күрмим. Бала тугач,...
-
ФИРДҮС ТЯМАЕВ: ТАМАШАЧЫ КУЛ ЧАПМАС ДИП КУРЫКТЫМ!
Көз җитү белән эстрадада яңа сезон ачыла, артистлар тамашачыга җәй буе әзерләгән яңа программасын тәкъдим итә башлый. 28 сентябрь көнне Казанда эстрада сезоны ачылды. Яңа сезон булгач, артистларның күпчелеге яңа җырлары белән чыгыш ясады. Бәлки шуңамы, тамашачы җырчыларның иҗат җимешләрен төрлечә кабул итте. Концертта Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Дилә һәм...
-
Мөнәҗәтләр кичәсе ФОТО
Бу турыда материалны БИРЕДӘ укыгыз
-
Тукай районында мөнәҗәтләр кичәсе узды
29 сентябрь көнне Тукай районы Иске Дөреш мәдәният йортында районыбыз имам-хатыйбы Җәүдәт хәзрәт инициативасы белән күңелләрне сафландыручы, җаннарыбызга рухи яңарыш бирүче бик матур кичә "Мөнәҗәтләр кичәсе" булып узды. Районкүләм бу мөхтәрәм кичәдә барлыгы 42 мөнәҗәт көйләүче катнашырга теләк белдергән, иң яшь башкаручы Сәмәкәй авылыннан 14 яшьлек Ләйлә Сөләйманова оста итеп...
-
АРТИСТЛАР ЗӘЙНӘБ ФӘРХЕТДИНОВАНЫ СӘХНӘ АРТЫНДА НИЧЕК КОТЛАГАН? (ВИДЕО)
Казанның Спорт Сараенда Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың юбилей концерты узды. Татар эстрадасы кызлары юбилярга истәлекле һәм телне йотарлык бүләк ясады - торт бүләк итте. Чарада "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты. Мәңге яшь, чибәр, халкыбызның яраткан кызы Зәйнәб өчен безнең килү зур сюрприз булды. Без аны беренче бүлектән соң сәхнә артында...
-
"МОЛОДЕЖКА" СЕРИАЛЫ ГЕРОЕ АНДРЕЙ КИСЛЯК РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВНЫҢ ТЕЛЕФОН НОМЕРЫН СОРАДЫ
Барча халыкны телевизор каршына утырткан, йөзләрчә яшүсмердә спортка мәхәббәт уяткан, хоккей белән җенләндергән "Молодежка" сериалын карыйсызмы сез? Әгәр шулай икән, бу язманы сез, һичшиксез, укырга тиешсез! Күптән түгел үзенең таркаулыгы, әти сүзеннән чыга алмавы белән яраттырган Семен Бакин (актер Игорь Огурцов) һәм кызларның йөрәген яндырган Андрей Кисляк (актер Влад Канопка)...
-
ДӘНИФ ШӘРӘФЕТДИНОВ: «УТЫРЫП СӨЙЛӘШКӘН ЮК, ШУЛАЙ ДА ХӘНИЯ ФӘРХИНЕҢ “БӘЙРӘМ” АНСАМБЛЕНӘ ЧАКЫРСАЛАР, МИН РИЗА”
Хәния Фәрхинең вакытсыз вафатыннан соң, "Татарстанда "Бәйрәм" бетте" дип сөйләде халык. Моны ике мәгънәдә аңларга кирәк. Икенчесе - легендар ансамбльнең язмышы белән ни булыр дигән сүз. Таралырмы, яңарырмы? Татар эстрадасындагы иң уңышлы тандемнарның берсе Хәния Фәрхи - Дәниф Шәрәфетдинов. 1995-2001 елларда "Бәйрәм" ансамблендә эшләгән, Хәния Фәрхи белән дуэтлары күңелгә уелып...
-
ХӘНИЯ ФӘРХИНЕҢ КЫЗЫ АЛИЯ "ИСТӘ КАЛСЫН!" КОНЦЕРТЫНДА: “АВЫР МИНУТЛАРДА ТАЯНЫЧ БУЛГАНЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!”
Истә калсын! - шушы исем астында оештырылган концерт Хәния Фәрхинең шушы җырыннан өзек белән ачылды һәм шулай тәмамланды да. Шаккатмалы, исән чагында куйган соңгы концертында үзе үк, үләсен сизенгәндәй, "истә калсын шушы мизгелләр" дип җырлаган булган. Кеше китә, җыры кала! - бүген Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Хәния Фәрхи...
-
РИШАТ ТӨХВӘТУЛЛИННЫҢ ДИРЕКТОРЫ "ТЫҢЛАЧЫ, САНДУГАЧ" ТУРЫНДА: "ИЛДАР ЮЗЕЕВ ШИГЫРЕНЕҢ ЯЗМЫШЫ МОНДЫЙ ФАҖИГАЛЕ БУЛЫР ДИП УЙЛАМАГАНДЫР"
Ришат Төхвәтуллинның продюсеры Рифат Фәттахов белән ызгышуы җырчының иҗатын яратучыларга күптән мәгълүм. Бәхәс башлыча җырчының иң популяр җыры - "Тыңлачы, сандугач"ны бүлешүгә бәйле. Җырның хокуклары продюсерында булгач, Ришат Төхвәтуллин бу җырның сүзләрен үзгәртеп җырлый. Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында җыр текстының сүзләре үзенеке булуын белдергән...
-
Айгөл Әхмәтгалиева: «Телефонга 30 мең табалар, китапка 100 сум кызганалар»
«Китап… Ике катыргы арасында тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап баксаң, ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗизаларның могҗизасы», - дип язган Ибраһим Гази. Яңа поселогында шул могҗиза белән якыннанрак танышырга, аның сихри дөньясына керергә ярдәм итә торган «БиблиоҖӘЙ » фестиваленең ябылу тантанасы...
-
МУРАТ ГАЙСИН ЧИР АРКАСЫНДА 22 КИЛОГА ЯБЫККАН
Танылган җырчы, популяр жырлар авторы Мурат Гайсин ике ай эчендә 22 килограммга ябыккан. Сер түгел, ябыгырга күптән теләде. Тик мондый нәтиҗәне ул үзе дә, якыннары да көтмәгән. Ябыгуның сере нәрсәдә булуын Муратнын үзеннән сорадык. - Соңгы елларда бигрәк тазарган идем шул, хәтта әнә фотографиям афишага сыймаслык дәрәҗәгә җитте. Концертлар белән...
-
РИНАТ РӘХМӘТУЛЛИН: ӘНИ ҮЛГӘЧ, АВЫЛНЫҢ ЯМЕ КИТТЕ
Татар эстрадасы җырчысы Ринат Рәхмәтуллин әнисен югалтты. 6 сентябрьдә Буа районы Түбән Наратбаш авылында яшәүче Нурия апаның китүенә бер ай булды. Ул инфаркт булып, 79 яшендә мәңгегә күзләрен йомды. Ринат ул кайгылы көн турында intertat.tatar хәбәрчесенә сөйләп, кабат күңелендә яңартты. - 5е көнне Пенза идем, кичке сәгать 10да әнигә шалтыраттым....
-
АЛЬБЕРТ ИСМАИЛ: “ТАТАР ТЕЛЕ ЯШИ. ҖӘННӘТТӘ ДӘ, БӘЛКИ, КЕМДЕР ҖӘҺӘННӘМДӘ ДӘ ТАТАРЧА СӨЙЛӘШЕП ЙӨРЕР”
Музыкант, автор-башкаручы Альберт Исмаил татар милли хәрәкәтенең актив вәкиле, күп телләр белүче зыялы шәхес. Иҗатында сәяси, социаль проблемалар күтәрә, татар музыкасының алдынгы стильләрен таныту юнәлешендә эшли. Күп очракта үз карашын протест аша белдерә. Мәсәлән, "Интертат" электрон газетасына биргән интервьюсында Альберт Исмаил татар моңлы итеп җырларга тиеш дигән фикер белән килешмәвен...
-
Теләнче Тамак авылында детектив агентлыгы эшләде
Теләнче Тамак авылы китапханәсендә балалар өчен «Җәйге детектив агентлыгы» эшләде. Мондый яңа эш формасы балаларны бик кызыксындырды. Чөнки бөек эзтабар Шерлок Холмстан килгән уйдырма хатларны алар зур түземсезлек белән көтеп тордылар. Хатлардагы башка сыймаслык биремнәрне кызлар һәм малайлар төрле яклап чишәргә омтылды. Холмс үткәргән тикшерүләрдә катнашып, алар җинаятьчеләрнең фотороботын ясарга,...