Кызыклы һәм файдалы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кызыл карлыганнан бик тәмле желе
Кызыл карлыганга күпләрнең исе китми, еш кына аннан нәрсә әзерләп була инде, диләр. Аны ак карлыган белән кушып, яисә үзеннән генә дә япкан компот искиткеч тәмле була. Ә кызыл карлыганнан әзерләгән желе турында әйтеп торасы да юк. Телне йотарлык тәмле килеп чыга. Желе ясау өчен һәр хуҗабикәнең үз рецепты бардыр, мөгаен. Яшь хуҗабикәләргә берничә ысул тәкъдим итәбез. 11 стакан карлыганны 5 стакан суга салып, 5-10 минут чамасы пешереп алабыз. Аннан сөзгечтән сөзәбез. Шул массага башта 8 стакан шикәр комы салып, 5-10 минут кайнатабыз. Сүндереп куйгач, 7 стакан шикәр комы өстәп, эреп беткәнче болгатабыз да банкаларга кайнар килеш тутырабыз. Тагын бер ысул: Карлыганны юып киптерәбез, суы калмасын. Аннан эмаль яки “нержавейка” савытка салып агач кашык белән изәбез. Һәм утка куеп, кайнарлап алабыз. Кайнатып чыгармыйбыз, азрак йомшаргач та сүндерәбез.
-
Чиядән кайнатма
Бу рецепт белән кайнатсагыз, чия бөрешми. Савытка 1 стакан су салып кайнатып чыгарабыз. Шуңа бер стакан чия, шул ук күләмдә шикәр комы салып кайнатып чыгарабыз. Яңадан берәр стакан чия һәм шикәр комы салабыз һәм кайнап чыкканын көтәбез. Тагын бер стакан чия һәм шикәр комы салабыз һәм кайнатабыз... 9 стаканга кадәр шулай эшлибез. Соңгысын салгач, акрын утта 15 минут кайнатабыз. Күбеген җыябыз.
-
Ташкабактан коймаклар
Бакчачылар ташкабакны аеруча яратып үстерә. 20 сантиметрга кадәр үскән ташкабакны өзеп ашарга була, артык үсеп китсә, тәме үзгәрә һәм кабыгы катып китә. Бу яшелчәнең файдасы күп, аннан бик тәмле ризыклар да әзерләргә була. Әйдәгез, бүген ташкабактан бик тәмле коймак әзерлик. Яшь ташкабакның эчендәге тешләрен алып, эре тешле кыргычтан чыгарабыз. Аңа 2-3 тырнак вакланган сарымсак, 2 йомырка, вак итеп туралган петрушка һәм 2-3 кашык он кушып, яхшылап туглыйбыз.
-
Дару үләннәре җыябыз
12 июльгә кадәр үләннең файдасы сабагында, Питраудан соң — тамырында, ди өлкәннәр. Җәйнең икенче аена да аяк бастык. Кышын бу нигъмәтләрнең берсен дә эзләп табып булмый. Шуңа да соңга кала күрмәгез! Файда китерсен дисәң, дару үләннәрен вакытында һәм дөрес итеп җыярга да кирәк. Аларны сәнәгать предприятиеләреннән, шәһәрдән, трассалардан, чүплекләрдән, тимер юллардан кимендә 30 чакрым ераклыктагы җирдән җыярга тырышыгыз. Ни өчен дисәгез, алар һавадагы, туфрактагы һәм судагы агулы матдәләрне үзләренә гел сеңдереп тора.
-
Консервланган яшел борчак рецепты
Яшел борчакны маринадлау рецептын тәкъдим итәбез. 1,5 литр яшел борчак өчен маринад: 1 литр су, 1 аш кашыгы тоз, 1 бал калагы өеп шикәр комы, 1 бал калагы аш серкәсе. Борчакларны чистартырга, кәстрүлгә су салып, борчакны 3-5 минут пешереп алырга. Шул арада маринад ясарга, пешкэн борчакның суын агызырга кирәк.
-
Яшелчәләргә тозлы су сибегез!
Уңыш мул булсын, дисәгез, бу эшне вакытында башкарырга кирәк.
-
Бакчаларда җиләкләр пешә
Бакчаларда җиләк-җимешләр пешеп яткан матур вакытларның берсе. Иң беренче булып бакчада виктория җиләге өлгерә. Бу татлы җиләкләрдән кемдер төрле кайнатмалар ясый, кемдер компот яба, кемдер савытларга тутырып суыткычка гына тыгып куя. Ә сез виктория җиләгеннән нәрсәләр ясыйсыз? Бездән сезгә берничә татлы рецепт.
-
Бакчаларда - яшел укроп
Бакчаларда ямь-яшел булып укроп үсеп чыкты. Аның иң файдалы, тәмле чагы әнә шул яшь чагында. Укропны турап киптереп куялар, шулай ук ваклап кисеп суыткыч камераларына да куеп саклыйлар. Укроп сәламәтлек өчен дә бик файдалы.
-
Сабантуе бәйрәм табынына милли ризыгыбыз бәлеш рецепты
Татар халкында зур итле бәлештән дә тәмле, дәрәҗәле ризык юктыр. Бәлешне кадерле кунакларга, бәйрәмнәргә, туйларга пешерәләр. Табынга бәлешне чыгару үзе бер йола.
-
Әйдәгез, манты пешерәбез!
Сабантуена кунакларны тәмле манты белән сыйлагыз. Мантыны ашаганда бернинди тартынусыз – иркенләп, тәменә төшенеп, рәхәтләнеп ашарга кирәк.
-
Кыярны ничек иртә өлгертергә?
Яз соң килсә дә, уңышны иртәрәк алып була. Бу уңайдан берничә киңәшкә игътибар итегез.
-
Кузгалак ашы пешерер чак җитте
Кузгалакны (щавель) чистартып, яфракларын салкын суда югач бераз киптерәләр, аннары, кайнар су белән юып, иләктә саркыталар да вак кына турыйлар яисә иттарткычтан чыгаралар.
-
Бәрәңге шәңгәсе
Ачы камыр рецепты: 200 гр сөт, 200 гр җылы су, тоз, 3-4 кашык май, 1 аш кашыгы шикәр комы, он, чүпрә.
-
Утыртырга бәрәңгегез әзерме?
Орлыкка дигән бәрәңгене утыртырга 25-30 көн кала җылылык 18 градустан да ким булмаган якты урынга шыттырырга куегыз. Аларны тартмаларга салып, өсте-өстенә өеп куярга да мөмкин. Тик шуны искә алыгыз: бәрәңге торган урында һава температурасы төнлә 6 градустан да төшмәскә тиеш. Болай эшләсәгез, бик иртә бәрәңге ашарсыз. “Язның бер көне елны туйдыра” дигән вакытны бакча тотучылар бик яхшы аңлый. Май башында, кагыйдә буларак, барлык “төп” яшелчәләр – бәрәңге, кишер, суган, чөгендер утыртыла.
-
Тәмле прәннек рецепты
Өйдә әзерләнгән прәннек үзенең йомшаклыгы һәм тәмлелеге белән аерылып тора. Әйдәгез, әлеге ризыкны пешерергә өйрәник әле. Безгә кирәк булачак: 0,5 стакан катык, 6 аш кашыгы каймак, 5 аш кашыгы көнбагыш мае, 2 йомырка сарысы, 0,5 ст шикәр комы, ванилин, бераз тоз, 5 г разрыхлитель, кирәгенчә он. Крем өчен: 2 йомырка агы, шикәр комы.