Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Чиядән кайнатма

Бу рецепт белән кайнатсагыз, чия бөрешми. Савытка 1 стакан су салып кайнатып чыгарабыз. Шуңа бер стакан чия, шул ук күләмдә шикәр комы салып кайнатып чыгарабыз. Яңадан берәр стакан чия һәм шикәр комы салабыз һәм кайнап чыкканын көтәбез. Тагын бер стакан чия һәм шикәр комы салабыз һәм кайнатабыз... 9 стаканга кадәр шулай эшлибез. Соңгысын салгач, акрын утта 15 минут кайнатабыз. Күбеген җыябыз. 

Әлеге массага 4 стакан шикәр комы салып яхшылап болгатабыз да газны сүндерәбез. Шикәр комы эреп беткәнче болгатып торабыз. Җылы килеш банкаларга тутырабыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев