1 август 2022 яңалыклары
-
Паркны җыештырдылар
Новотроицкое авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан "Безнең яраткан паркыбыз"акциясе үткәрелде.
-
Шәхси музейда булдылар
Әҗмәкәй авылында яшәүчеләр күрше Ильбахты авылында урнашкан музейда булдылар.
-
Мини-футбол буенча ярыштылар
Яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең ялын оештыру максатыннан 21-23 июльдә авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча район чемпионатының зона уеннары узды. Ярышларда 18 җирлектән 19 команда катнашты. 2012 елның 30 июлендә узган финалга Яңа поселогы, Сәмәкәй, Комсомолец, Новотроицкое, Круглое Поле һәм Мәләкәс командалары чыкты.
-
Кызыл карлыган белән кыяр тозлагыз
1.5 кг кыяр (3 литрлы банкага сыярлык) петрушка, укроп, керән яфрагы һәм башка яшеллек кирәк. 5-6 тәлгәш кызыл карлыган, 1 аш кашыгы серкә (уксус) 1 чәй калагы шикәр дә әзерләп куегыз. Эш барышы. Банкага юылган кыяр, яшеллекне түтурабыз. Литр ярым кайнап торган су салабыз да капкач белән каплап, 3-4 минут көтәбез.
-
Кызыл карлыганнан бик тәмле желе
Кызыл карлыганга күпләрнең исе китми, еш кына аннан нәрсә әзерләп була инде, диләр. Аны ак карлыган белән кушып, яисә үзеннән генә дә япкан компот искиткеч тәмле була. Ә кызыл карлыганнан әзерләгән желе турында әйтеп торасы да юк. Телне йотарлык тәмле килеп чыга. Желе ясау өчен һәр хуҗабикәнең үз рецепты бардыр, мөгаен. Яшь хуҗабикәләргә берничә ысул тәкъдим итәбез. 11 стакан карлыганны 5 стакан суга салып, 5-10 минут чамасы пешереп алабыз. Аннан сөзгечтән сөзәбез. Шул массага башта 8 стакан шикәр комы салып, 5-10 минут кайнатабыз. Сүндереп куйгач, 7 стакан шикәр комы өстәп, эреп беткәнче болгатабыз да банкаларга кайнар килеш тутырабыз. Тагын бер ысул: Карлыганны юып киптерәбез, суы калмасын. Аннан эмаль яки “нержавейка” савытка салып агач кашык белән изәбез. Һәм утка куеп, кайнарлап алабыз. Кайнатып чыгармыйбыз, азрак йомшаргач та сүндерәбез.
-
Чиядән кайнатма
Бу рецепт белән кайнатсагыз, чия бөрешми. Савытка 1 стакан су салып кайнатып чыгарабыз. Шуңа бер стакан чия, шул ук күләмдә шикәр комы салып кайнатып чыгарабыз. Яңадан берәр стакан чия һәм шикәр комы салабыз һәм кайнап чыкканын көтәбез. Тагын бер стакан чия һәм шикәр комы салабыз һәм кайнатабыз... 9 стаканга кадәр шулай эшлибез. Соңгысын салгач, акрын утта 15 минут кайнатабыз. Күбеген җыябыз.
-
Каешларын эләктермәгәннәр
29 июльдә Тукай районында «Киа» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «Хендэ»автомобиле белән бәрелешкән. Юл – транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Хендэ» ның ике пассажиры-бер яшьлек бала һәм алгы пассажир утыргычында булган 55 яшьлек хатын-кыз тән җәрәхәте алган.
-
«СалаваTik»лар гөмбәләр турында җырлый
Бүген интернет киңлекләренә «Гөмбәләр биюе» җырының видео-клибы чыкты.