Каникуллар рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Балкыш» лагеренда җәйге сезон ачылды
Ямьле җәйге каникуллар башлану белән Тукай районының «Балкыш» балалар лагере үз ишекләрен ачты. Биредә «Беренчеләр вакыты» («Время Первых») дип аталган беренче смена тантаналы рәвештә старт алды. Район җитәкчелеге укучыларны каникуллар башлану һәм лагерь ачылу белән котлады.
-
Балкып үтә «Балкыш»та җәйләр
Җәйге каникулларның тәмамлануына бик аз вакыт кына калып бара. Балалар әкеренләп авыллардан, ял лагерьларыннан кайтып, яңа уку чоры җитүенә бөтен күңеле-тәне, рухы белән әзерләнә. Ә кемдер, әйтик, районның «Балкыш» ял лагерына йөрүче балалар һәм яшүсмерләр шушы санаулы калган көннәрнең дә рәхәтен күреп, бер-берсе белән аралашып, уку елына күңелле тәэсирләр белән керәчәк.