Югары Байлар авылыннан Ралинә Садриева һәм аның Җәфа исемле сарык бәтие. Ралинә якын дусты турында түбәндәге эчтәлекле инша юллады: «Яз җитү белән авылга кайтасы гына килеп тора. Авылым үзенең матур табигате белән үзенә тарта. Әлбәттә, яз көне бакчада эш күп, шуңа да карамастан ул үзе бер ял. Ә янда Җәфа...
Югары Байлар авылыннан Ралинә Садриева һәм аның Җәфа исемле сарык бәтие.
Ралинә якын дусты турында түбәндәге эчтәлекле инша юллады: «Яз җитү белән авылга кайтасы гына килеп тора. Авылым үзенең матур табигате белән үзенә тарта. Әлбәттә, яз көне бакчада эш күп, шуңа да карамастан ул үзе бер ял. Ә янда Җәфа кебек дустың булу - тагын да рәхәт. Мин дустыма тизрәк яшел үлән үссен дип җир тырмаладым, тыкрык чистарттым. Ә ул көне буе минем янда бөтерелде, арыгач, сарайга кереп китте дә ял итеп тагын чыкты. Ә мин аны һәрвакыт сөт җылытып көтеп торам, ипи һәм тәмле печән белән сыйлыйм.
Язның тагын бер мәшәкатле эше бар - ул сарык йоны алу. Әбием белән әнием сарык йоны алганда, мин дә Җәфа белән яннарында күзәтеп тордым. Көз көне аның да йоны алырлык була, шуңа күрә өйрәнеп калырга кирәк!».
Нет комментариев