Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

София Краснова өчен «Туганайлар» җан ата

«Йолдызлы чәкчәк» проектының быелгы сайлап алу турында Борды авылыннан София Краснова да финалга чыкты. Чәкчәк – татар халкының милли ризыгы, аны пешерүче осталар арасында да без, нигездә, татар хатын-кызларын күрергә күнеккән. Ә Борды – керәшен авылы, София Краснова да керәшен кызы. Шуңадыр, бордылылар өчен авылдашларының финалга үтүе олы вакыйгага әверелде. Чөнки София Алексеевна бу бәйгедә иң элек үз авылын тәкъдим итәчәк, аны танытачак. Бу горурлык түгелмени!

Ә авылдашларына бу турыда иң беренчеләрдән булып «Туганайлар» халык фольклор ансамбле җиткерде. Авыл данын да республикага, Россиягә таратучылар алар. Бу үзешчән артистлардагы энергия, тормышка булган мәхәббәт, дәрт әйтеп бетергесез. Ансамбль инде 45 ел дәвамында авылны тота дисәң дә ялгыш булмас.
Фольклорны күтәрергә кирәк дигән уй белән 1975 елда аны Нина Касакина оештырып җибәрә һәм җитәкли башлый. Аннан соң төрле сәбәпләр аркасында җитәкчеләр дә берничә тапкыр үзгәрә. 2000 елдан башлап ансамбльне Вера Рамазанова җитәкли. Алар тормыш иптәше белән бу авылга эш буенча килеп урнашкан булалар һәм гомерлеккә шунда яшәп калалар. Бүгенге көндә Вера Николаевна ансамбльнең әйдәп баручысы, оештырып, саклап тотучысы. Хәзерге вакытта аның составында 10 кеше чыгыш ясый. Аларның иң өлкәненә 80 яшь. 2010 елда ансамбльгә халык исеме бирелә. Алар бүген әлеге исемне чын-чынлап аклап яши. Репертуарларында, нигездә, авыл җырулары. Коллектив атнага ике мәртәбә – сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә авыл клубында очрашып, репетицияләр ясый, җырларны даими кабатлап тора. «Авылда бер бәйрәм дә бездән башка үтми. Бәйрәмнәрдә чыгыш ясау өчен иң элек йолаларны ныклап өйрәнәбез, аннан соң гына халыкка җиткерәбез», – ди Вера Рамазанова.
Коллектив үз алдына борынгы милли киемнәрне туплауны максат итеп куя. Һәм алар моңа ирешәләр дә. Шушы киемнәр нигезендә алар үзләренә өр-яңа күлмәкләр тектерәләр. Аларның керәшен халкына гына хас булган бизәкләрен дә үз тырышлыклары, үз куллары белән эшлиләр. Элегрәк коллектив составында ир-егетләр дә булган. Мәсәлән, мәрхүм Чернов Иван Васильевич ансамбльне үстерүгә зур өлеш кертүчеләрнең берсе. Аның коллектив өчен ничек җан атып торганын, тырышканын барысы да яхшы хәтерли. Коллективта эшләгән башка ир-егетләрнең күбесе шәһәргә китеп эшләү, вакыт таба алмау сәбәпле составтан чыккан. Шуңа күрә ансамбльдә гармунчы ролендә дә хатын-кызлар хәзер. 
«Авылны яшәтү өчен эшлибез, шуның өчен ансамблебезне таркатмый саклап яшибез. Үзебез дә шуңа картаймыйбыз, күңелебез дә яшь», – ди җитәкче. 
Алар төрле бәйгеләрдә катнашып та, җиңүләргә ирешеп киләләр. Бигрәк тә Түбән Новгород өлкәсендә үткән россиякүләм бәйге-фестивальдә чит ил фольклор ансамбльләре белән бер сәхнәдә чыгыш ясап кайтуларына сөенәләр. Нәтиҗә, чыннан да, мактанырлык бит – беренче дәрәҗә диплом! 
Коллективта дус-тату булмасаң, бер-береңне ихтирам итмәсәң, уңышларга ирешеп булмыйдыр ул. Үзешчәннәр үзара бик дус булулары белән горурланалар. Исемнәре дә юкка гына «Туганайлар» түгел бит! Бер-берсен туганы кебек якын итеп, хөрмәтләп, туганаем дип дәшә керәшен халкы. Менә шундый якынлык җепләре бер-берсен бәйләп торганга, ансамбль шул исемне алган да инде.
«Һәрберебез искиткеч безнең: гади дә, ачык йөзле дә, тәмле телле дә. Бер-беребезне яклап, ярдәм итеп яшибез. Софиябез өчен дә без җан атып торабыз. Ул үзе дә күп еллар безнең ансамбльдә җырлады. Әле кабат кайтырга да исәбе юк түгел. Без Софиянең «Йолдызлы чәкчәк» бәйгесеннән авылга җиңү белән кайтуын телибез. Бөтен авылдашлар бергә җыелып килеп, аның өчен җан атачакбыз. Керәшен халкы ул гомер-гомергә бердәм булды. Авылыбыз белән шундый дус икәнебезне күрсеннәр. Ә үзебезнең «Туганайлар» халык ансамбленә күз генә тимәсен, ул буыннан-буынга тапшырылып килә торган, гомерлек ансамбль булсын иде», – дип тели аның әйдәп баручысы Вера Рамазанова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев