Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Минем якын дустым» бәйгесенә иншалар кабул иттек. Хәзер алар астына комментарийлар калдырабыз!

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, хөрмәтле финалга чыккан нәни дусларыбыз! Әйтеп киткәнебезчә, «Минем якын дустым» фотоконкурсы берничә этапта үткәреләчәк. Беренче этап җиңүчеләре - Белоустан Булат Кәримов, Югары Байлардан Әмил Мәрдәмшин белән Ралинә Садриева, Ташкичүдән Диләрә Гыймаева, Кнәздән Ваня Солдатенко һәм Иске Абдулдан Булат Гайнетдинов. Әлеге сабыйлар безгә үзләренең иншаларын язып җибәрделәр. Алар...

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, хөрмәтле финалга чыккан нәни дусларыбыз!

Әйтеп киткәнебезчә, «Минем якын дустым» фотоконкурсы берничә этапта үткәреләчәк. Беренче этап җиңүчеләре - Белоустан Булат Кәримов, Югары Байлардан Әмил Мәрдәмшин белән Ралинә Садриева, Ташкичүдән Диләрә Гыймаева, Кнәздән Ваня Солдатенко һәм Иске Абдулдан Булат Гайнетдинов.

Әлеге сабыйлар безгә үзләренең иншаларын язып җибәрделәр. Алар белән сез газетаның рәсми сайтында, «Редакция бәйгеләре» («Конкурсы редакции») сәхифәсе аша кереп, шунда таныша аласыз. Хәзер исә балалар өчен җан атучыларга инша астына комментарийлар калдырырга тәкъдим итәбез. Комментарийлар санын чикләмибез! Аларның бөтенесе дә сайтта чагылып барачак. Җиңүчене комментарийларга карап билгелибез. Иң үзенчәлекле комментарийларга - аерата да игътибар биреләчәк.

Финалга чыгучыларның кайсысы җиңүче булачак - бу газеа укучыларыбызның актив булуларыннан тора. Комментарийлар калдырыгыз, җиңүчеләрне бергә билгелик.

Конкурска йомгак 13-16 май көннәрендә ясалачак.

Иганәчебез - «АТП Чаллы» җәмгыяте җитәкчесе, эшмәкәр Хәмзә Миннебаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев